Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә МХО катнашучылары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогының II муниципаль этабы узды

Ярышларда катнашыр өчен Әлмәткә республиканың 29 районыннан килгәннәр.

Әлмәттә МХО катнашучылары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогының II муниципаль этабы узды 🏆

Ярышлар «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында узды. Аларда катнашыр өчен Әлмәткә республиканың 29 районыннан килгәннәр.

ТР Рәисе Кубогының төп максаты-тыныч тормышка әйләнеп кайтучы көрәшчеләрне социаль интеграцияләү һәм тернәкләндерү, аларны спортка һәм паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итү. Турнирның гомуми программасына барлыгы 15 дисциплина кертелгән: утырып волейбол һәм ядрә белән атудан алып, өстәл теннисына һәм фиджитал-спортка кадәр. 

Ветераннар спортның ике төрендә көч сынаштылар:

🏊 Йөзү: 50 метрга йөзүләр «Мирас» бассейнында узды. Ярышларны сәламәтлек буенча чикләүләргә карап берничә категориягә бүлделәр.

Спортив  пычак ыргыту: бу Кубокның максималь төгәллек һәм концентрация таләп итә торган яңа дисциплинасы. Катнашучылар 3 һәм 5 метрлы дистанцияләрдә ярыштылар.

Йөзү һәм пычак ыргыту буенча ярышлар якты нәтиҗәләр белән тәмамланды, анда Балтач районы һәм Казан вәкилләре, төрле категорияләрдә бишәр призлы урын яулап, берсүзсез лидерлык күрсәттеләр. Әлмәт, Алабуга һәм Саба районнары да югары нәтиҗәләр күрсәттеләр, Татарстанның барлык почмакларында да инклюзив спорт үсешенең яхшы дәрәҗәсен расладылар.

Якташларыбыз үзләрен бик яхшы күрсәттеләр һәм ике дисциплинада да призлы урыннар алдылар. 

ТР Рәисе Кубогының муниципаль этаплары республика районнарында октябрьгә кадәр узачак, ә зур финал декабрьдә Казанда узачак. Якындагы ярышлар 31 июльдә үк республика башкаласында узачак-ветераннар фиджитал-спортта ярышачаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса