Үз балалары юк, әмма фронттагы һәр хәрби — аларның үз улы
Быел бергә тату гомер итүләренә 45 ел тулган Зөбәрҗәт ханым белән Мисгать хәзрәт Садриевлар фронтка кирәк-яракны Казаннан ук барып алалар, волонтерларга махсус формалар да булдырганнар
Аларның үз балалары юк. Нәкъ менә шушы ачы хакыйкать ниндидер йомык гаиләләрне тормыштан биздерергә, ишекләрен бикләргә мәҗбүр итәр иде бәлки.
.jpg)
Әмма Зөбәрҗәт ханым һәм Мисгать хәзрәт Садриевлар бөтенләй башка юлны сайлады — алар үз ишекләрен дә, йөрәкләрен дә бөтен дөньяга ачтылар. Быел аларның бергә тату, үрнәк гомер итүләренә нәкъ 45 ел тула. Әмма соңгы 4 елдан артык вакыт эчендә бу гаилә районыбызда бөтенләй яңа сыйфатта танылды: махсус хәрби операция башланып киткән беренче көннән бирле Садриевлар — алгы сызыктагы йөзләрчә хәрби ир-егет өчен бер җылы тыл, җан өрүче ата-ана калканы булып тора. Зөбәрҗәт ханымның искиткеч көчле оештыру сәләте һәм хәзрәтнең иман нуры меңнәрчә посылка булып фронтка юл алды.
Аның табигатьтән бирелгән бу күркәм сәләте нәкъ менә шушы авыр чорда тулысынча ачыла. Ул — авылда гуманитар ярдәм хәрәкәтенең чын «моторы» һәм оештыручысы. Зөбәрҗәт ханым бер телефон шалтыратуы белән бөтен авыл халкын, волонтерларны аякка бастыра ала. Аның җитәкчелегендә маскировка челтәрләре үрү, хәрбиләр өчен дарулар, оекбашлар, эш кораллары җыю бер көнгә дә туктамый. Ул үзе һәр посылканы тикшерә, дөрес тупланышын карый. «Минем үз балам булмаса да, фронттагы һәр егет — минем үз улым, үз кан-кардәшем. Алар анда салкын окопта безнең тынычлыкны саклый икән, без монда йоклап ята алмыйбыз», — ди Зөбәрҗәт ханым.
45 ел бер җанга рәхәтлек алып, бер сулыштан
Зөбәрҗәт ханым белән Мисгать хәзрәтнең гомер канатларын парлап какканнарына быел нәкъ 45 ел. Ир белән хатын өчен бу — Сапфир туй юбилее. Авылдашлары алар турында: «Бер-берсен бер ишарәдән, күз карашыннан аңлыйлар», — диләр. Нәкъ менә шушы татулык һәм эчке гармония аларның тормышын яктыртып тора.

Бу җылылык аларның йорт-җирләрендә дә чагыла. Садриевларның хуҗалыгы, бакчалары үзенең гүзәллеге, чәчәкләрнең күплеге һәм муллыгы белән тирә-якка ямь биреп тора. Аларның ишегалдына аяк басу белән җанга, күңелгә рәхәтлек йөгерә.
Ходай аларны үз балаларын сөю бәхетеннән чикләсә дә, Садриевлар үзләрен ялгызлык упкынына ташламаган. Аларның туган җанлылыгы – бөтен тирә-якка үрнәк. Нинди генә бәйрәм яисә авыр хәл булмасын, туганнары, якыннары гел алар өенә җыела. Аларның һәр оныкны, һәр туганны үз баласыдай сыйпап, җылы сүз белән каршы алуы өйләренә бетмәс яктылык, нур бирә.
Ире, дусты, шоферы һәм киңәшчесе
Садриевлар гаиләсенең бу олы ярдәм хәрәкәте — икесенең бердәм, өзлексез хезмәте нәтиҗәсе. Зөбәрҗәт ханым өчен тормыш иптәше Мисгать хәзрәт бүген бары тик якын ире генә түгел, ул аның иң тугры дусты да, киңәшчесе дә, барлык йөкләрне ташучы шоферы да, хәтта бу хәрәкәтнең җитәкчесе дә.

Фронт өчен кирәк-яракларны алу өчен бу пар Әлмәт белән генә чикләнми — алар икәүләп Казанга кадәр барып, барлык материалларны үзләре сайлап, төяп алып кайталар. Маскировка челтәрләре үрү өчен кирәкле махсус тасмалар булсынмы, окоп шәмнәре ясарга тонналаган парафинмы — барысын да үз көчләре белән ташыйлар.
Биредә һәр солдат өчен аерым, шәхси посылка әзерләнә. Зөбәрҗәт ханым белән Мисгать хәзрәт һәр тартмага солдат кулына тотарлык иң кирәкле әйберләрне җыя: сөлгеләр, оекбаш, эчке киемнәр (трусик, футболка), шәхси гигиена кирәк-яраклары һәм, әлбәттә, туган як җылысын хәтерләтүче тәм-томнар.
Хатынының бу олы, изге хезмәтендә Мисгать хәзрәт һәрвакыт аның иң ышанычлы терәге булып тора. Дин әһеле буларак, ул ярдәм кампаниясенә рухи мәгънә һәм ныклык өсти. Хәзрәт оештырган иганә эшләре, җыелган һәр гуманитар конвой аның ихлас догалары белән озатыла.
Авыл халкы билгеләп үткәнчә, Мисгать хәзрәт белән Зөбәрҗәт ханымның бу хезмәтендә бернинди мактану яисә исем сорау юк. Бөтенесе тик ихлас күңелдән, иман таләбе буенча башкарыла. Кичүчатта гомер кичерүче бу искиткеч парның эшчәнлеге бүген Әлмәт районының һәр авылы өчен үрнәк алырлык дәрәҗәдә.

«Ләкин бердән, ләкин, икенчедән», – дияр иде Клара апа Булатова. Күренекле драматург Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендә Гөлфинә: «Ирләр алар без дип күкрәк кагып кына йөриләр. Эшләүчеләре без аның», – ди. Аңлагансыздыр инде, шуның кебек, монда да эшләүчесе Зөбәрҗәт ханым һәм аның җитәкчелегендәге волонтер хатын-кызлар.
Авылдашлар бердәмлеге һәм Кичүчат волонтерларына махсус форма
Садриевлар үзләренең авылдашларына, ярдәм кулы сузучы һәр гади кешегә чиксез рәхмәтле. Алар авыл халкы белән искиткеч тиз уртак тел таба беләләр. Зөбәрҗәт ханым һәрдаим волонтерларның күңелен күреп, аларның арыганнарын оныттырып, эшкә дәртләндереп тора. Куллары талмасын дип, аларга җылы сүзен дә, тәмле сыен да жәлләми.
Бу игътибарның чираттагы зур үрнәге булып Кичүчат авылы волонтерлары тора. Көн-төн челтәр үрүче, шәм ясаучы, токмач кисүче, посылка җыючы Кичүчат кызлары-апаларының хезмәтен бәяләп, Садриевлар волонтерлар өчен Казаннан махсус формалар (кием) сатып алып кайтканнар. Бу авыл волонтерлары өчен көтелмәгән зур бүләк һәм хезмәткә яңа этәргеч булды. Гомумән, әлеге командадагы һәр хатын-кыз, һәр ана – егетләр өчен дога кылып, аларның гаиләләренә исән-сау кайтуларын өмет итеп ярдәм кулын сузучылар.
Районда җаваплы кеше җитми...
Шулкадәр зур эшләр алып барса да, Зөбәрҗәт ханымны бүген эчке бер борчу тынгысызлый. Тыл ярдәмен оештыру тулысынча волонтерларның, гади халыкның җилкәсендә тора.
Зөбәрҗәт ханым билгеләп үткәнчә, бүген Әлмәт районында нәкъ менә шушы гуманитар ярдәм җыю, аны координацияләү һәм волонтерлар нокталары арасында системалы эш алып бару өчен җаваплы, аерым билгеләнгән белгеч җитми. Эшләр күп, таләпләр катлаулы, шуңа күрә район дәрәҗәсендә бу эшне бер ноктага туплаучы һәм волонтерларга турыдан-туры ярдәм итүче махсус җаваплы шәхес куелса, тыл калканы тагын да куәтлерәк булыр иде, дип саный ул.
Зөбәрҗәт һәм Мисгать Садриевларның 45 еллык бердәмлеге бүген аерым бер гаилә чикләреннән чыгып, Ватанны саклау-чы бөтен егетләр өчен җылы йортка әверелде. Нәкъ менә шундый олы йөрәкле якташларыбыз булганда, безнең тылыбыз да, калканыбыз да ныклы. Газетабыз исеменнән бу гүзәл парга какшамас сәламәтлек, озын гомер һәм тизрәк җиңү азаннарын бергә ишетергә язсын дигән теләктә калабыз!
Рәфкать Шаһиев
Фото: И.Шаһиев, шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia