Әлмәттә «Каракүз фильм» халыкара кинофестивале узачак
Чараның төп мәйданчыгы «Әлмәт» иҗтимагый үзәге булачак.
Әлмәттә «Каракүз фильм» халыкара кинофестивале узачак
Чараның төп мәйданчыгы «Әлмәт» иҗтимагый үзәге булачак.
Әлмәттә өченче мәртәбә халыкара статус алган «Каракуз фильм» кинофестивале узачак. Бу хакта ӘМР башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ул 27 июльдән 1 августка кадәр узачак.
Фестивальдә бөтен дөньядан уен, документаль һәм кыска метражлы картиналар күрсәтеләчәк. Тамашачыларны премьералар, танылган режиссерлар һәм актерлар белән очрашулар, шулай ук лекцияләр һәм мастер-класслар көтә.
Оештыручылар яшь тамашачылар өчен аерым балалар программасы әзерләгәннәр. Фестивальнең төп интригасы - конкурс программасы җиңүчеләрен ачык тавыш бирү юлы белән тамашачылар үзләре сайлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia