Әлмәт районында 371 кеше талпан кадалудан зыян күргән
Бөҗәкләр күпчелек дачаларда һәм урманда «һөҗүм» итә.
Әлмәт районында 371 кеше талпан кадалудан зыян күргән
Бөҗәкләр күпчелек дачаларда һәм урманда "һөҗүм" итә.
Әлмәт районында 371 кешегә талпан кадалган. Бу Татарстан буенча сезон башыннан бирле өченче күрсәткеч. Бу хакта ТР Роспотребнадзоры хәбәр итә.
Табибларга ярдәм сорап республикада яшәүче 5881 кеше мөрәҗәгать иткән. Казанда, Чаллыда һәм Әлмәт районында талпаннардан ешрак интегәләр. Бөҗәкләрнең күпчелек "һөҗүмнәре" дачаларда һәм урманда була.
Тикшерелгән һәр бишенче талпан диярлек инфекцияле. Паркларда өч мең гектарга якын территория эшкәртелгән. Табиблар искә төшерә: иң яхшы саклану — прививка, аны табигатькә барырга кимендә ике атна кала ясарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia