Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә җиде яңа гаилә барлыкка килде

Тантанадан соң яңа гаиләгә «Гаилә» милли проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Бергә бәхетле» шәһәр проекты кысаларында сертификатлар тапшырылды.

Әлмәттә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә җиде яңа гаилә барлыкка килде

 8 июльдә Әлмәт ЗАГС бүлегендә җиде пар рәсми рәвештә никахларын теркәгән. Аларның һәркайсы өчен бу көн үзенчәлекле булды — нәкъ менә мәхәббәт, тугрылык һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган бәйрәмдә яшь пар бергә яшәүгә мөһим адым ясады.

Тантанадан соң яңа гаиләгә «Гаилә» милли проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Бергә бәхетле» шәһәр проекты кысаларында сертификатлар тапшырылды. Проект ярдәмендә яшь гаиләләр шәһәрнең мәдәни, спорт һәм иҗади чараларына бушлай йөри, күбрәк вакытларын бергә үткәрә һәм уртак гаилә истәлекләрен тудыра алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса