Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Тугыз әлмәтле беренче паспортларын алды

Үсмерләрне хөрмәтле кунаклар котлады.

Тугыз әлмәтле беренче паспортларын алды 
 
 9 июльдә Әлмәттә чын мәгънәсендә әһәмиятле вакыйга булды. Районыбызда ундүрт яшькә җиткән тугыз яшь кеше үзләренең төп документын — Россия Федерациясе гражданы паспортын алды. 
 
Үсмерләрне хөрмәтле кунаклар котлады. Әлмәт муниципаль районының Беренчеләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зөһрә Таһирҗан кызы Кормакаева паспорт алу — яңа хокуклар гына түгел, ә зур җаваплылык, үз илебез язмышына катнашырга әзер булу, дип билгеләп үтте. 
 
Махсус хәрби операциядә катнашучы, хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм «Ватанны саклаучылар» фонды хезмәткәре Виктор Михайлович Шатрилов тантананың аерым кунагы булды. 
 
Яшь гражданнарга котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән Әлмәт муниципаль районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Илсөя Минияр кызы Зөбәерова мөрәҗәгать итте. 
 
Һәр яшүсмер өчен бу көн олы тормышка беренче адым булды. Балалар паспортлары белән бергә истәлекле тышлыклар һәм Беренчеләр хәрәкәтенең күкрәк билгеләре алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса