Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Гаилә саклагычы – иминлек символы

Социаль ярдәм алучылар джуттан декоратив эшләнмәләр ясадылар.

Гаилә саклагычы – иминлек символы


Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә гаилә саклагычы (оберег) ясау буенча мастер-класс узды. Социаль ярдәм алучылар джуттан декоратив эшләнмәләр ясадылар.
Дәрес бәйрәмнең әһәмияте һәм гаилә кыйммәтләре турындагы мәгълүматтан башланды. Аннары белгеч Венера Гарифуллина джут бау белән эшләү техникасын күрсәтте. Катнашучылар 
саклагычларын тәңкәләр, орлыклар, ярмалар һәм киптерелгән чәчәкләр белән бизәделәр. Әлеге элементлар муллык, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге символлары булып торалар.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, тернәкләнү узучылар джут белән эшләргә генә өйрәнмәделәр, гаилә саклагычының тарихы турында кызыклы фактлар да белделәр. Дәрес чын мәгънәсендә иҗади һәм илһамландыргыч атмосферада узды һәм һәркемдә тирән тәэсир калдырды.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса