Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Журналистлар мәйданны шаулатты

Быелгы бәйрәм Чирмешән районында узды һәм төрле редакцияләрдән килгән 500дән артык кешене берләштерде

Татарстанның төп халык бәйрәме «медиа» приставкасы белән инде дүртенче ел республика буйлап сәяхәт итә. Ул Байлар Сабасында ике тапкыр һәм Питрәчтә бер тапкыр билгеләп үтелде.

Расписание буенча – төшке аш

 

Бәйрәм башланганчы кунаклар мәйданнан ерак булмаган халык һөнәрләре ярминкәсе оештырылган мәйданчыкка җыелдылар. Чирмешәнлеләр традицион әйберләрне генә түгел, традицион ризыкларны да мулдан әзерләгәннәр иде: коймак, баллы эчлек белән ватрушкалар, ике төрле чәй – барысы да мулдан. Суган бәлеше чарада катнашучыларның күңеленә аеруча хуш килде. Аны мичтә әзерләгәннәр һәм һәрбер кешегә җитсен өчен параметрларын исәпләгәннәр – камыр ризыгының озынлыгы төп-төгәл метр ярым иде. Ул Сабантуйны ачу тантанасыннан соң ук кызу мичтән чыкты.

Без бергә

 

Бәйрәмне редакцияләр парады ачты. Чүпрәле районыннан алып Әгерҗе районына кадәр 60 ка якын команда үзара көч сынашырга мәйданга җыелды. Тантаналы өлештән соң иҗат коллективлары әгъзалары спорт фестивалендә катнашучылар өчен бүләкләрне арбага салдылар. Бүләк бирүчеләр күчтәнәчләр белән бергә бәйрәм хуҗаларына изге теләкләрен дә юлладылар. Түбән Камадан килгән коллегалар җыелганнарны такмаклар белән сөендерде, ә Әлмәт делегациясе хисләрен прозада белдерергә булды.

– Кадерле коллегалар, бәйрәм белән! Әлмәт җиреннән, нефть төбәгеннән, безнең «Әлмәт-информ» филиалыннан зур булмаган бүләгебезне һәм изге теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Чакыруыгыз өчен чиксез рәхмәт! – дип чыгыш ясады «Әлмәт-информ»ның коммерция директоры Алексей Кузнецов.

Катнашучыларны оештыручылар сәламләгәннән соң, спортчы-журналистлар активлык нокталарына таралыштылар.

Бәйрәмне оештыручыларның төп нияте – зур компаниянең барлык әгъзаларын бер-берсе белән таныштыру. Фестивальгә килгәннәрне генә санасаң да, 500 дән артык журналист һәм административ хезмәткәр җыела.

– Журналистлар төрле районнардан һәм шәһәрләрдән килде. Бөтен республиканы берләштерүче «Татмедиа» уникаль оешмасының журналистлары төбәк үсешенә зур өлеш кертәләр. Аларның эшеннән башка тормышыбызны күз алдына китерү мөмкин түгелдер, мөгаен. Елга бер тапкыр без бер-беребезне күрерлек һәм бергә җыелырлык шушындый зур бәйрәм уздырабыз, – дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

 

Спорт, син – дөнья!
 

Бәйрәмнең спорт өлешендә, оештыручылар традицияләрне сакласалар да, яңалыкларсыз булмады. Сөлгеләрдәге көрәшне сумо көрәше алмаштырды. Гадәти булмаган вариациядә. Көрәшчеләрнең костюмнары ишегалды бәйрәмнәрендә чыгыш ясаучы балаларны искә төшерде. Алар да шушындый ук киемдә шаян бәйгеләрдә чыгыш ясыйлар.

Имгәнүләр юк, ә менә күңел ачу – иксез-чиксез иде.  Максат, классик көрәштәге кебек үк, көндәшне келәм кырыена этеп чыгару.

Әлмәтлеләр исә гер күтәрү, волейбол, аркан тартышу буенча көчләрен сынап карадылар. «Әлмәт-информ» ның техник директоры Евгений Лызаев һәм коммерция директоры Алексей Кузнецов җыелма команда составында волейбол турнирында өченче урынны, ә Алексей тартылу буенча шәхси зачетта икенче урынны алдылар.

Чирмешән районының иҗат коллективлары рус, татар, чуаш телләрендә чыгыш ясап, ярышучыларның күңелен күтәреп тордылар. Бәйрәм спортчыларны һәм медиа производствосы алдынгыларын бүләкләү белән тәмамланды.

Тимур Туманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса