Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Бар яктан сәләтле сез, авыл яшьләре

Авыл җирлекләрендә уздырылган чаралар үзләренең купшылыгы белән шәһәрнекеннән бер дә аерылмый хәзер

Әле менә узган ялларда Яңа Кәшер авылында узган «Яшьләр сабантуе» бәйрәме – шуның ачык бер мисалы.

Статистика буенча, авылларда яшәүчеләрнең 70-80 процентын пенсионерлар тәшкил итсә дә, яшьләр өчен күркәм чара оештыручыларга «афәрин» дияргә генә кирәк.

Авылларда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган бүген - юлы бар, газы кергән, суы ага. Шөкер, җан-фәрман ничек тә авылны саклап калырга тырышучылары да байтак. 

Авыл яшьләрен бергә җыйган бәйрәмне ачу тантанасында районның яшьләр хәрәкәтен үстерүгә, яшьләрнең сәясәтен һәм үсеп килүче буынны мәдәни-эстетик тәрбияләүгә зур өлеш керткән шәхесләрне хөрмәтләделәр. Әлеге уңайдан Яңа Кәшер һәм Чупай авылларыннан 11 активист истәлекле бүләкләргә ия булды.

Авыл кешеләре, килгән кунак-лар өчен спорт, мәдәни һәм ял программасы тәкъдим ителде. Яшьләр «Әтәч тоту» традицион ярышында бик теләп катнаштылар, «Тачкада йөртү», «Утын кисү» уеннары да халык күңеленә хуш килде. Ярышырга теләүчеләр өчен көрәш, гер спорты, кул көрәштерү оештырылды. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен халык уеннары уздырылды. Бәйрәм дәвамында үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады.

Чара барышында һәркем үзенә ошаган шөгыль тапты. Кемдер агач эшләнмәләргә рәсем ясауны өстен күрде, икенчеләре беләзекләр үрде, истәлеккә значоклар ясады. Бәйрәм кунаклары игътибарын «Минем әти — Герой» һәм «Солдатка хат» акцияләре җәлеп итте.

Яңа Кәшер, Габдрахман һәм Чупай авылларының яшьләр командалары арасында үткәрелгән волейбол турниры аерым вакыйга булды. Җанатарлар үз командаларын кычкырып хуплап тордылар, гомумән, атмосфера гаять киеренке иде. Гадел көрәштә Чупай командасы җиңү яулады.
 

Яшьләр сабантуе чын мәгънәсендә күңелле, оешкан төстә узды һәм авыл тормышының якты һәм бай булуын тагын бер кат раслады. 

 Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса