Быел Әлмәттә 43 торак йорт төзекләндерелә
Ремонт бара, ләкин кайбер йортлардагы эшләрнең сыйфаты гына тиешле дәрәҗәдә булмавы ачыкланган. Әлеге күңелсезлекләр Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы килгәннән соң ачыкланган.
Тикшерү нәрсә күрсәтте
Александр Тыгин Әлмәт районына эш сәфәре барышында күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның сыйфатын шәхсән үзе тикшергән һәм шунда ук җитди җитешсезлекләрне ачык-лаган булып чыкты.

Кәләй тимер юл станциясе бистәсендәге вәзгыять аеруча борчу тудырганы да мәгълүм булды. Гагарин урамындагы 46 нчы йортны караганда торак инспекциясе белгечләре технологиянең бозылуын ачыклаганнар. Подрядчы җылыткычны туп-туры иске, ярылып беткән штукатурка өстенә салган. Аннан-моннан эшләнгән эшнең алга таба ничек тәмамланасын күз алдына китерү кыен түгел. Монда инде «ярый әле баш дәүләт инспекторы эшне үзе шәхсән тикшергән» дип куанырга гына кала. Подрядчы оешмага искергән катламны тулысынча бетерергә, стеналарны тигезләргә һәм шуннан соң гына җылытуга керешергә кирәк иде бит югыйсә. Ләкин... Подрядчы тыштан ялтырап торсын дип тырышкан күрәмсең. Матур штукатурка астында барысы да черүен һәм җимерелүен дәвам итүе аны бөтенләй дә борчымаган.
Шушындый ук проблемалар шул ук урамда узган ел ремонтланган 53 нче йортта да ачыкланган. Биредә вентиляция каналының төп элементларының берсе - зонт инде зарарланган. Ә бит бу деталь системаны явым-төшемнәрдән, чүп-чардан һәм кошлардан саклый, һәм аның төзексезлеге җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әлеге факт буенча «ЖКХ (Инженерлык челтәрләре)» МУП идарәче компаниясенә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылачак.
Шул ук вакытта Әлмәттә үткәрелгән тикшерү уңай мисаллар да күрсәткән. Совет урамындагы инженерлык челтәрләрен алыштыру һәм фасадны ремонтлау бара торган 149 нчы номерлы йортта подряд оешмасына карата кисәтүләр булмаган.
Александр Тыгин ас-сызыклаганча, капремонт барышында ваемсызлык очраклары күзәтелгән очракта, эшләр катгый рәвештә туктатылачак.
– Капиталь ремонт – ул вакытлыча иминлек күренешен булдыру түгел, ә халыкның уңай тормышына озын гомерле капитал салу. Без подрядчыларга сыйфатта һәм технологияләрдә экономияләргә мөмкинлек бирмәячәкбез, җитешсезлекләрне матур фасад артына яшерергә юл куймаячакбыз, – дип белдерде ул.
Баш торак инспекторы әлеге уңайдан җирле үзидарә органнарының һәм идарәче компанияләрнең рольләренә аерым игътибар бирде. Кәләйдә яңа җиһазлары бер ел эчендә яраксыз хәлгә килгән 53 нче йорт белән бәйле вәзгыять алдагы эксплуатациядә һәм гомуми милекне карап тотуда кимчелекләрне ачык күрсәтүен дә ассызыклады белгеч.
– Моның өчен җаваплылык ремонт башкарган подрядчыда гына түгел, ә җитешсезлекләрне вакытында ачыкларга һәм төзәтергә тиешле идарәче оешмада да ята, – диде Александр Тыгин.
Сәфәр йомгаклары буенча Әлмәт районында капиталь ремонт объектларын контрольдә тотуны көчәйтергә куштылар. Гагарин урамындагы 46 нчы йортта эшләүче подрядчы оешмага карата, җибәрелгән хокук бозуларны кичекмәстән бетерүне һәм эшләрне технологик нормаларга туры китереп башкаруны таләп итеп, тикшерү башланачак.
Капремонтның халык акчаларына башкарылуы турында да онытырга ярамый, шуңа күрә дә эшләр, һичшиксез, сыйфатлы һәм иң мөһиме – озын гомерле булырга тиеш.
Шарлавыклы буаларны үлән каплаган

Төзекләндерү турында сүз кузгаткан уңайдан тагын бер мәсьәләне яктыртмый булдыра алмадык.
Калабызның иң матур урыннарының берсе булган Шарлавыклы буаларның аяныч торышы әлмәтлеләрне бүген бик борчый. Редакциябезгә әлеге уңайдан халыктан байтак мөрәҗәгатьләр килә. «Халык контроле» дәүләт системасына гозер юллаучылар да күп.

– 2024 елдан бирле Шарлавык-лы буаларны Әлмәт сусаклагычы белән тоташтыручы Бигәш елгасын торгызу турында да сүз алып барганнар иде. Моның өчен биофильтрлар, йөзүче модульле үсемлек платформалары кулланылачак, алар шәһәр су юлларын яшелләндерәчәк һәм чистартачак дип тә ышандырганнар иде. Бүген исә Шарлавыклы буаларны чүп, үлән һәм ләм баскан. Экологлар әлеге уңайдан чаралар күрергә җыеналар микән? Шул турыда белешеп, газета аркылы аңлатма бирсәгез, бик канәгать булыр идек, – дип мөрәҗәгать итте редакциягә 76 яшьлек Сәлимә апа.
Сәлимә апа хәбәр иткәннән соң, Нефтьчеләр урамы янындагы Шарлавыклы буаларга үзебез дә барып, карап кайттык. Чыннан да, буа өсте аяныч хәлдә булып чыкты. Әлеге уңайдан Экология һәм төзекләндерү департаментына да мөрәҗәгать иттек. Экологлардан әлегә хәбәр килмәде. Шулай да Шарлавыклы буаларны өмә ясап булса да, механик рәвештә чистартырлар дип ышанып калабыз.
Игътибарлы һәм уяу булыйк!

Дүшәмбе көнне шәһәр буйлап узган көчле давыл калабыз урамнарында авария хәлендәге агачларның әле дә байтак булуын күрсәтте. Р. Фәхретдин урамындагы 59 нчы йорт янына куелган машина өстенә агач авып төште, үзәк урамнардагы юлларда да сынып төшкән агач ботаклары күп иде. Электр чыбыклары өзелү очраклары да күзәтелде. Әлеге уңайдан экологлардан, шәһәр мохиты өчен җаваплы службалардан игътибар һәм уяулык сорала. Әлмәтлеләрнең үзләренә дә саклык чараларын күрергә кирәк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia