Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә яшь геологларның XII республика кыр олимпиадасы узачак

Яшь геологларны Әлмәттәге «Кояшлы» лагере кабул итәчәк.

Әлмәттә яшь геологларның XII республика кыр олимпиадасы узачак

Яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасы 11 июльдән 17 июльгә кадәр Татарстанда узачак. Ярышларны Әлмәттәге «Кояшлы» лагере кабул итәчәк.

Быел олимпиадада Татарстаннан 36 команда, шулай ук Киров өлкәсеннән һәм Башкортстаннан берәр команда катнашачак. Ярышларга барлыгы 304 укучы һәм 76 педагог киләчәк.

Яшь геологларның кыр олимпиадасы республикада 2014 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты-укучыларның җәйге эчтәлекле ялын оештыру, аларның геология өлкәсендә иҗади сәләтләрен һәм һөнәри күнекмәләрен үстерү, шулай ук яшь геология берләшмәләре эшчәнлегенә кызыксынуны арттыру.

Катнашучыларга Геологиянең төп юнәлешләре буенча белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтергә туры киләчәк. 
Ярышларда сигез укучыдан һәм ике җитәкчедән торган укучылар командалары катнаша. Алар Татарстан муниципаль районнарының геологиясен өйрәнү буенча мәктәп – база мәйданчыкларын, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән һәм дус дәүләтләрдән яшь геологлар командасын тәкъдим итәләр.

Бүген Татарстанда геологияне өйрәнү буенча 40 мәктәп – база мәйданчыгы эшли. Геологик хәрәкәткә 1,5 меңгә якын мәктәп укучысы җәлеп ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса