Әлмәт шәһәр паркында беренче тапкыр балалар коляскалары фестивале узды
Әлеге чарада балалар коляскалары башка төсмер алды, үзгәртелде.
Әлмәт шәһәр паркында беренче тапкыр балалар коляскалары фестивале узды
5 июльдә «Татарстанда Җәй» республика проекты һәм «Гаилә» милли проекты кысаларында шәһәр паркында балалар коляскалары фестивале узды.
Бу көнне гадәтләнгән балалар коляскалары чын иҗади эшкә әверелде. Катнашучылар төрле идеяләрне — әкият сюжетларын, кечкенә сәяхәтләрне, чәчәкле образларны һәм гадәти булмаган элементлар уйлап тапкан һәм тормышка ашырган. Һәр колясканың үз тарихы.
Барлык гаиләләр дә фондтан һәм партнерлардан истәлекле бүләкләр, сертификатлар һәм сувенирлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia