Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Татарстанда тарихи биналарны тергезүче инвесторларга ташламалы кредитлар бирелә

Республикада мәдәни мирас объектларын сатып алып, аларны яңартырга теләүче эшмәкәрләр өчен уңайлы кредитлау шартлары эшли. Инвесторлар 9 процентка кадәр ставка белән заем ала ала, ә биредә кунакханә ачарга ниятләүчеләргә тагын да отышлырак ташламалар каралган.


Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2032 мәдәни мирас объекты исәпләнә. Аларның 40ы төбәк, ә 27се муниципаль әһәмияткә ия. Тарихи биналарны тергезүгә керешергә теләгән эшмәкәрләр өчен «ДОМ.РФ» операторы махсус ташламалы кредитлау программасын эшләп чыккан.

Кредитның еллык ставкасы 9 проценттан артмый. Акчаны турыдан-туры реставрация эшләренә дә, башта проект-смета документациясе әзерләүгә дә тотарга ярый. Төп таләп: бинадагы төзекләндерү эшләрен һәм объектны тапшыру-кабул итү актын 2030 елның 31 декабренә кадәр төгәлләргә кирәк.

Әгәр инвестор яңартылган бинада кунакханә ачарга планлаштырса, аңа тагын да уңайлырак шартлар каралган. 2026 елның мартыннан мондый максатлар өчен кредит 6 процентлык ташламалы ставка белән бирелә. Моның өчен бинаның мәйданы кимендә 500 квадрат метр булырга, анда 10нан да ким булмаган номер каралырга тиеш. Шулай ук, кунакханә ачылганнан соң бер ел эчендә аңа кимендә 3 йолдызлы категория сертификаты бирелергә тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Алабугадагы начар хәлдәге 6 тарихи бинага фәнни-проект документациясе әзерләү өчен төбәк бюджетыннан 38 миллион сумнан артык акча бүленде. Киләчәктә бу уңай тәҗрибәне 11 шундый объект урнашкан Чистайда да кулланырга ниятләнә.

Моннан тыш, «Бер сумга объект» («Объект за рубль») дигән уникаль программа да гамәлдә. Аның нигезендә инвесторлар тарихи биналарны символлык бәягә үз милкенә ала ала. Милекче булу хокукы шунда ук бирелә, ләкин яңа хуҗа билгеле бер вакыт эчендә бинаны тулысынча реставрацияләргә тиеш. Бу эшмәкәрләр өчен генә түгел, ә республикабызның туристик һәм мәдәни потенциалын үстерү өчен дә зур мөмкинлек.

Сату-алу процесында катнашырга теләүчеләр җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Төзекләндерүне таләп иткән мәдәни мирас объектларының тулы каталогы белән махсус интернет-ресурста танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса