Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

330 әлмәтле талпан кадалудан зыян күргән

Әлмәт республика буенча талпан кадалуда Казан белән Яр Чаллыдан гына калыша.

330 әлмәтле талпан кадалудан зыян күргән
 
Әлмәт районында сезон башыннан бирле 330 кеше талпан кадалудан зыян күргән. Бу хакта ТР Роспотребнадзоры хәбәр итә. Бу районны республикада кадалулар саны буенча лидерларның берсе итә. «Топ» ка шулай ук Казан (1847), Чаллы (507) һәм Түбән Кама (315) кергән. Татарстан буенча табибларга барлыгы 5,4 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Парк һәм скверларны бөҗәкләрдән эшкәрткәннәр. Энцефалиттан прививканы барлык куркыныч төркемнәрдә яшәүчеләр диярлек ясаган (планның 96%).
Әгәр сезгә талпан кадалса, табиблар шунда ук травмпунктка мөрәҗәгать итәргә яки аны мөстәкыйль рәвештә алырга, ә аннары бөҗәкне һичшиксез лабораториягә анализга тапшырырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса