Әлмәт районында яшьләр сабан туе узды
Чара авыл халкын һәм кечедән алып олыга кадәр авыл кунакларын берләштерде.
Әлмәт районында яшьләр сабан туе узды
Яңа Кәшер авылында татар халкының иң яхшы традицияләрендә яшьләр Сабантуе узды, ул авыл халкын һәм кечедән алып олыга кадәр авыл кунакларын берләштерде. Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узды.
Россия халыклары бердәмлеге елында Сабантуй традицияләрнең саклануын һәм гаиләләр буынының дәвамчанлыгын символлаштыра.
Яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен Яңа Кәшер һәм Чупай авылларыннан 11 активист бүләкләнде.
Авыл яшьләре үзләренең шулай ук яхшы ял итә, эшли белүләрен күрсәтәләр.
Бәйрәмдә һәркем үзенә ошаган шөгыль тапты. Кемдер агач эшләнмәләргә рәсем ясауны өстен күргән, икенчеләре мавыгып матур беләзекләр үргәннәр, истәлеккә значоклар ясаганнар.
Аеруча игътибарны «Минем әти — Герой» һәм «Солдатка хат» акцияләре җәлеп итте, анда һәркем яклаучыларыбызга хөрмәт, рәхмәт белдерә алдылар.
Яңа Кәшер, Габдрахман һәм Чупай авыллары яшьләр командалары арасында волейбол турниры аерым вакыйга булды. Җанатарлар үз командаларын кычкырып хупладылар, атмосфера гаять киеренке иде. Гадел көрәштә Чупай командасын җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia