Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт район күппрофильле хастаханәсендә уртак тактик-махсус өйрәнүләр узды

Өйрәнүләр буенча шартлы гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 10 кеше зыян күргән.

Әлмәт район күппрофильле хастаханәсендә уртак тактик-махсус өйрәнүләр узды

Әлмәт күппрофильле хастаханәсендә Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм Әлмәт үзәк район хастаханәсе катнашында планлы уртак тактик-махсус өйрәнүләр узды.

Өйрәнүләрнең төп максаты-зыян күрүчеләр күпләп кергәндә медицина хезмәтләренең үзара хезмәттәшлеге алгоритмнарын эшләү, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен камилләштерү һәм гадәттән тыш хәлләрдәге гамәлләргә әзерлекне арттыру.

Өйрәнүләр буенча шартлы гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 10 кеше зыян күргән. Аларның дүртесе Әлмәт район күппрофильле хастаханәсенә китерелде: берсе авыр хәлдә, икесе уртача авырлыкта, тагын берсенә амбулатор медицина ярдәме күрсәтелде.

Өйрәнүләр ике этапта узды:
госпитальгә кадәр — чакыру кабул итү, хезмәтләргә хәбәр итү, медицина персоналын җыю һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадалары эше.

Барлык гамәлләр дә чынбарлыкка мөмкин кадәр якынрак шартларда башкарылды. Медицина хезмәткәрләре пациентларны маршрутлаштыруны, бүлекчәләр арасында үзара хезмәттәшлекне һәм оператив карарлар кабул итүне өйрәнделәр.

Өйрәнүләр нәтиҗәләре буенча куелган барлык бурычлар да уңышлы үтәлде. Әлмәт районы күппрофильле хастаханәсе коллективы югары дәрәҗәдәге һөнәри әзерлек, бердәм команда эше, ашыгыч медицина ярдәме хезмәте һәм Әлмәт үзәк район хастаханәсе коллегалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек күрсәттеләр.

Мондый күнегүләр медицина хезмәтләренең теләсә нинди шартларда эшләргә даими әзерлеген саклап калырга мөмкинлек бирә, чөнки ашыгыч ситуациядә гамәлләрнең төгәллегенә һәм командалы хезмәттәшлеккә иң мөһиме — кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге бәйле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса