Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә территориягә керү тәртибен вакытлыча үзгәрттеләр

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә территориягә керү тәртибен вакытлыча үзгәрттеләр

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә транспорт хәрәкәте һәм медицина учреждениесе территориясенә керү схемасы вакытлыча үзгәртелде.

Үзәк район хастаханәсе администрациясе хәбәр итүенчә, чикләүләр эшләрне башкару өчен генә түгел, ә медицина оешмалары өчен гамәлдә булган куркынычсызлык таләпләренә туры китереп кертелгән.
Килүчеләр өчен Шевченко һәм Зифа Балакина урамнары ягыннан парковка оештырылган. Аз хәрәкәтләнүче пациентлар өчен хастаханә территориясендә парковка урыннары, шулай ук махсус пропусклар каралган.
Такси пассажирларын төшерү Төзүчеләр проспектында «Больничный городок» тукталышы янында башкарыла. Медицина учреждениесенә шулай ук җәмәгать транспортында да барып җитәргә мөмкин.

Хастаханә администрациясендә билгеләп үткәнчә, вакытлыча уңайсызлыклар пациентлар һәм килүчеләр өчен уңайлырак һәм куркынычсызрак территория булдыру белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса