Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында сулыклар янында ял итү урыннарында куркынычсызлык чаралары көчәйтелде

Рейдлар барышында ял итүчеләр белән җиһазландырылмаган урыннарда коенуны тыю турында аңлату әңгәмәләре үткәрелә.

Әлмәт районында сулыклар янында ял итү урыннарында куркынычсызлык чаралары көчәйтелде

Эссе һава торышы һәм сулыклар янында ял итүчеләр саны арту сәбәпле, район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова кушуы буенча Әлмәт районында су объектлары янында ял итү урыннарына патрульлек итү көчәйтелгән.

Эшкә җәмәгать тәртибен тәэмин итү бүлеге, экология департаменты, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре идарәләре хезмәткәрләре, территорияләрендә сулыклар урнашкан авыл җирлекләре башлыклары җәлеп ителде. 

Рейдлар барышында ял итүчеләр белән җиһазландырылмаган урыннарда коенуны тыю турында аңлату әңгәмәләре үткәрелә. Балигъ булмаганнарның су янында олылар озатуыннан башка булуларын тикшереп тору аеруча зур игътибар таләп итә. 

"Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызның иминлеге - сезнең кулларда. Аларны су янында караучысыз калдырмагыз", - дип мөрәҗәгать итте Гүзәл Хәбетдинова халыкка үзенең социаль челтәрләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса