Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт шәһәренең 7 нче мәктәбендә өйрәнү эвакуациясе узды

Мәктәптә өйрәнү эвакуациясе елына кимендә ике тапкыр (көз һәм яз) уздырыла торган мәҗбүри профилактик чара.

Мәктәптә өйрәнү эвакуациясе узды.

Бу эшнен төп максаты- янгын вакытында яки гадәттән тыш хәлләр вакытында укучыларны һәм хезмәткәрләрне би-надан дөрес, тиз, килешеп һәм паникасыз куркынычсыз маршрутлар буенча чыгарга өйрәтү.

Июнь аенда мәктәпләрдә мәктәп яны лагерьлары эшли. 7 нче мәктәптә быел 100 гә якын бала мәктәп яны лагерена йөри. 18 июньдә эвакуация күнегүләрен үткәрү алдыннан 15 нче янгын бүлеге инженеры Хәсәнова Гөлиза Гариф кызы укучыларга инструктаж үткәрде. Сигнализация эшләү белән үк, укучылар, педагоглар һәм башка хезмәткәрләр якындагы ишекләр аша бинадан чыгып киттеләр. Педагоглар төгәл рәвештә инструкция буенча эш итеп, укучыларга чыгу юлын оештырдылар. Эвакуация норматив вакытта (якынча 3 минут эчендә) тәмамланды. Отряд командирлары тиз арада перекличка үткәрделәр һәм 15 нче янгын бүлеге хезмәткәренә укучыларның 100% эвакуацияләнүе турында хәбәр иттеләр.

 

Г. Хәсәнова,

15 нче янгын бүлеге инженеры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса