Әлмәттә республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы узды
«Нефтьче» мәдәният сараенда гүзәллек, зыялылык һәм милли рух тантана итте.
Биредә Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән җыелган иң уңган, иң татар җанлы 11 кыз республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең грандиоз финал этабында сыналды. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге милли бәйрәм тамашасы быел аеруча тирән мәгънәгә ия булды.

Быелгы финалның концерт программасы сценариен драматург Резеда Зәйниева әзерләгән. Кичә нәкъ менә татар мәдәниятының яшәешен билгели торган җиде изге тамырына — туган тел, тарих, милли традицияләр, әдәбият, дин, гаилә һәм туган як кыйммәтләренә багышланды. Сәхнәдә сыналган кызлар татар хатын-кызының сыгылмалылыгын да, үз милли тамырларына булган тугрылыгын да күрсәтә алдылар.

Үз районының һәм шәһә-ренең намусын яклап килгән 11 гүзәл арасыннан республикакүләм бәйгенең төп җиңүчесе дип Балтач районыннан Динә Зарипова танылды. Ул үзенең зирәклеге, соклангыч чыгышы белән мәртәбәле жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да әсир итте. Динә Зарипова «Татар кызы» бәйгесенең Төркмәнстанда узачак дөньякүләм этабында Татарстан данын яклаячак.

- Тормыш шигарем – үз максатыма киң адымнар белән атлап бару. Рәхмәт остазларыма, Бөтендөнья татар конгрессына һәм беренче рәттә утырган, миңа һәрчак терәк булган гаиләмә! — дип белдерде Динә сәхнәдән күз яшьләрен һәм дулкынлануын яшермичә.
Бәйрәм тантанасы никадәр гүзәл булмасын, әлеге финал кичәсе җәмгыятебез, бигрәк тә көньяк-көнчыгыш төбәк өчен җитди сораулар да калдырды, уйланырга тирән җирлек тудырды.

Игътибар итсәк, быелгы бәйге финалистлары арасында зур нефть төбәге саналган Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Сарман, Чирмешән яки Бөгелмә районнарыннан бер бөртек тә татар кызы юк иде. Конкурсның нәкъ менә Әлмәт җирендә узганын исәпкә алганда, бу аеруча ачык күренде. Төбәктә милли мохитның дәрәҗәсе нинди? Нигә икътисади яктан куәтле, яшьләре күп булган бу районнар республика дәрәҗәсенә татар телле, милли җанлы кызларны чыгара алмады? Бу факт безне әлеге районнарда татар мохитын саклау, яшьләр арасында туган телне, йолаларны популярлаштыру мәсьәләсенә бөтенләй башкача карарга һәм оештыру эшләре уңаеннан җитди фикер алышырга мәҗбүр итә.

Шул ук вакытта, Әлмәт муниципаль районының кунакларны һәм тамашачыларны югары кимәлдә каршы алуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Бәйгене югары дәрәҗәдә оештыру өчен зур тырышлык куелган иде. Районның мәдәният идарәсе җитәкчесе Роза Галиева чараны югары оешканлык һәм зур тырышлык белән үткәрүгә иреште.
Әлеге зур бәйрәм кысаларында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының 8 районны берләштергән күчмә утырышы да оештырылды. Әлеге эшлекле һәм мөһим чараны Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова җитәкләде һәм биредә төбәктә милли мохитны саклау юллары турында киң фикер алышынды.
Гомумән, бәйге программасы гаять бай булды: конкурсантлар һәм конресс кунаклары Кичүчаттагы Ризаэтдин Фәхреддин музеенда, Габдрахман авылында кунакта булдылар, нефть башкаласының иң матур урыннары белән таныштылар. Конкурсның финал этабында исә Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары һәм Ф. Яруллин исемендәге музыка көллиятенең «Яшьлек» инструменталь ансамбле үзләренең искиткеч чыгышлары белән кичәгә зур ямь өстәделәр, чараның кабатланмас бизәгенә әйләнделәр. Оештыру ягыннан әлеге кичә чын мәгънәсендә зур милли бәйрәм булып тарихка керерлек булды.
Йомгаклап әйткәндә, «Татар кызы – 2026» бәйгесе безгә үз уңышларыбызны да, уйланасы урыннарыбызны да күрсәтте. Әлмәт сәхнәсендә кабынган яңа йолдызлар милләтебезнең горурлыгы булып кала. Шул ук вакытта, әлеге җиде тамырның һәр төбәктә тигез һәм тирән үсүе өчен һәрберебезгә үз өлешебезне кертергә кирәк дигән нәтиҗә ясарга була. Йөзләрендә итәгатьлелек, күңелләрендә иман тулы татар кызлары барлык районнарда да күбрәк булсын иде.
Рәфкать Шаһиев
Фото: авторныкы, Маргарита Трегубенко
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia