Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Алар зарыгып көтәләр

Махсус хәрби операция дәвам итә.

Узган атнада чираттагы гумконвой 1234 нче полк хәрбиләренә ярдәм илтеп кайтты. Сәфәрдә район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова, шәһәр советы депутатлары Рамил Закиров, Вячеслав Колотовкин һәм волонтер Марат Хәкимуллин катнаштылар.

Йөк составына җирле предприятиеләр һәм меценатлар ярдәмендә сатып алынган махсус җиһазлар кергән иде. Моннан тыш, сугышчылар гаиләләреннән һәм волонтерлардан исемле посылкалар да алдылар.

Хәрбиләр белән сөйләшү барышында сугышчылар үзләренең ихтыяҗлары турында сөйләделәр, фронт көнкүреше проблемалары белән уртаклаштылар һәм ярдәмнәре өчен якташларына рәхмәт белдерделәр.

Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге көндә солдатларга көндәлек тормышларын алып бару өчен бар да кирәк: эчке киемнәрдән башлап аяк киеменә кадәр. Игелекле гамәлгә кушылып, хәрбиләргә ярдәм итәргә теләүчеләр Яшьләр үзәгендә урнашкан «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабына кирәк-яраклар алып килә алалар. Маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау өчен чимал белән булышырга яки матди ярдәм күчерергә теләүчеләрне дә биредә бик көтәләр. Егетләребез медикаментлар, аеруча антибиотиклар, йөрәк дарулары, бинт, лейкопластырь, жгут, авыртуны баса торган препаратларны да сорыйлар. Хәрбиләрнең үзләре әйтүенчә, туган җирдән килгән посылкалар, техника, кием-салым аларга алгы сызыкта булганда аеруча соралган. Гуманитар йөкнең исән-имин килеп җиткәнен алар зарыгып көтеп торалар.

Авыл җирлекләрендә дә эш оешкан төстә дәвам итә. Чупай волонтерлары чираттагы 70 нче маскировка челтәрен үреп тапшырганнар. Тайсуганлылар медикаментлар, азык-төлек туплап озатканнар. Яңа Нәдер, Иске Михайловка, Кичүчат, Аппак һәм башка күп кенә торак пунктларда да эшнең тукталып торганы юк.

 

Шулай, Җиңүне якынайту өчен бердәм булу сорала. Изге гамәлгә кушылып, солдатларыбызга кулдан килгән кадәр булышырга, аларның хәлен җиңеләйтергә тырышыйк.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса