Әлмәттә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» вакансияләр ярминкәсе узачак
Ярминкә студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча файдалы булачак.
Әлмәттә "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты" вакансияләр ярминкәсе узачак
Чара МХО катнашучылары, аларның гаиләләре һәм барлык халык өчен «Кадрлар» милли проекты кысаларында оештырылган.
26 июньдә Әлмәттә "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты" вакансияләр ярминкәсе узачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара МХО катнашучылары, аларның гаиләләре һәм барлык теләүчеләр өчен «Кадрлар» милли проекты кысаларында оештырылган.
10:00 - 14:00 сәгатьтә Герцен урамындагы кадрлар үзәгендә сәнәгать предприятиеләре, хастаханәләр, транспорт компанияләре һәм башка оешмаларның стендлары эшләячәк.
Килүчеләрне ачык әңгәмәләр, экспертлардан мастер-класслар һәм уку йортларын тәкъдир итү көтә. Ярминкә үз юлын сайлаган студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча файдалы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia