Әлмәт районында «Учук» чарасы узачак
Әлмәт районы-чыннан да күпмилләтле җир.
Әлмәттә һәр авылда үз традицияләрен саклыйлар: Рус Акташында Иван Купаланы киң колач белән билгеләп үтәләр, Чуаш Иске Суркиносында изге «Учук» йоласын үткәрәләр, ә татар авылларында ата-бабаларыбызның күп гасырлык гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр. Нәкъ менә шушы мәдәни күптөрлелек безнең төбәкнең уникаль җанын тәшкил итә.
27 июньдә Иске Суркино авылында Татарстан Республикасы Кама аръягы чуашларының «Учук» XX ачык фестивале узачак. Чуаш халкы өчен бу йола тирән дини һәм рухи әһәмияткә ия. Бәйрәмгә Лениногорск, Казан, Бөгелмә, Чирмешән, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарыннан делегацияләр һәм иҗат коллективлары чакырылган.
Фестиваль көнендә төп мәйданчыктан ерак түгел авыл өлкәннәре чишмә суында берничә төр ярма һәм бәрәңгедән торган ритуаль ботка пешерәләр. Изге эшчәнлекнең төп максаты-яхшы яңгыр сорау, чөнки кыр эшләре инде төгәлләнгән. Ботканы зур казанда учакларда пешерәләр, аннары барлык катнашучыларны шул ботка белән сыйлыйлар.
Чара кече халыкларның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү, милләтара татулыкны, гражданнар тынычлыгын, толерантлыкны һәм Татарстан республикасы халкының үзара баетуын ныгыту, шулай ук үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатларында үткәрелә.
Тантаналы чара 10:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында узачак.
Авыл халкы өчен бу көн-чуаш мәдәнияте чыганакларына кагылу мөмкинлеге генә түгел, туганнар, иске дуслар белән күптән көтелгән очрашу, шулай ук яңа танышу өчен сәбәп тә, ди оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia