Әлмәттә Татарстан Рәисе Кубогының сайлап алу этаплары узачак
Татарстанда сайлап алу этаплары майдан октябрьгә кадәр бара, ә финал декабрьдә узачак.
Әлмәттә Татарстан Рәисе Кубогының сайлап алу этаплары узачак
Спортчылар йөзү һәм пычак ыргыту буенча ярышачаклар.
Әлмәттә июль аенда МХО катнашучылары өчен II ТР рәисе кубогына сайлап алу ярышлары узачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Спортчылар йөзү һәм пычак ыргыту буенча ярышачаклар.
Бу проект ветераннарга спорт аша тыныч тормышка җайлашырга, үз-үзләренә ышанычларын кайтарырга һәм яңа дуслар табарга ярдәм итә. Ярышлар «Россия спорты» программасының һәм Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» проектының бер өлеше булып тора.
Татарстанда сайлап алу этаплары майдан октябрьгә кадәр бара, ә финал декабрьдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia