Әлмәттә 6 укучы рус теле һәм математикадан бердәм дәүләт имтиханын югары баллга тапшырган
Мәҗбүри фәннәр буенча БДИга йомгак ясалды.
Әлмәттә 6 укучы рус теле һәм математикадан бердәм дәүләт имтиханын югары баллга тапшырган
Мәҗбүри фәннәр буенча БДИга йомгак ясалды. Берьюлы 6 чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле һәм математика буенча югары балл алды.
Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова сәләтле укучыларны социаль челтәрләрдә котлады:
"Сез үҗәтлек, талант һәм хезмәт сөючәнлек һичшиксез уңышка китерә икәнен исбатладыгыз. Һәр йөз балл җыючы артында укытучы-остазларның зур эше һәм ата-аналарның чиксез ярдәме тора. Бу югары нәтиҗәләр яңа җиңүләр һәм зур казанышлар өчен менә дигән старт булсын".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia