Әлмәттә «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе узачак
Чарада теләге булган һәркем катнаша ала.
Әлмәттә «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе узачак
Чарада теләге булган һәркем катнаша ала.
21 июньдә Әлмәт «Хәтер шәме» акциясенә кушылачак, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте. Истәлекле вакыйга 21:00 сәгатьтә шәһәр паркында «Мәңгелек ут» мемориалы янында узачак.
22 июньдә Бөек Ватан сугышы башланган фаҗигале иртәгә нәкъ 85 ел тула. Теләге булган һәркем иртәдән чәчәкләр сала һәм каһарманнарны искә ала алачак. Тантана 10:00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы янында узачак.
12:15 сәгатьтә Әлмәт Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә багышланган Бөтенроссия «Тынлык минуты»на кушылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia