Волонтерлык – яшәү рәвеше
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләүчеләр, аны исән-имин алгы сызыкка кадәр илтеп җиткерүчеләр һәрдаим игътибарга лаек
Аларның фидакарьлеге барыбызны да сокландыра һәм һәркемдә горурлык уята.
Бүгенге язмабыз тормышларын әлеге игелекле миссиягә багышлаган Станислав һәм Венера Ларионовлар гаиләсе турында. Урсалыда гомер кичерүче әлеге гаиләне районыбызда күпләр белә, чөнки алар волонтерлык штаблары белән тыгыз мөгамәләдә торалар. Шушы көннәрдә без Ларионовларда кунакта булып кайттык, алар белән якыннанрак таныштык.
Станислав үзе һәм аның тормыш иптәше Венера – икесе дә төп Урсалы кешеләре. 32 ел бергә гомер кичерәләр, биш бала үстерәләр. Волонтерлык эшен өч елдан артык алып баралар. Шушы вакыт эчендә МХО зонасындагы хәрбиләргә 23 тапкыр гуманитарка илтеп тапшырганнар.
– 2023 елда улыбыз Иван контракт буенча МХО зонасына илебез иминлеген якларга китте. Бу аның үзенең теләге иде. Әлбәттә, без каршы килгән идек, тик ул үз сүзен ярып әйтә торган егет – бер әйттеме, димәк, шулай кирәк. Беренче тапкыр улыбыз янына баргач, андагы егетләрнең тормышы-көнкүреше белән таныштык, нинди ярдәм кирәк икәнен белдек. Өч тапкыр баруыбызда без үз көчебез белән кирәк-ярак тупладык, аны төяп алып барырга техника юнәттек. Алга таба инде туганнарыбыз, коллегаларыбыз, танышларыбыз ярдәм итә башладылар. Шулай итеп үзебезнең төркемебезне булдырдык. Алга таба машина, прицеп сатып алдык. Беләсезме, бер барып кайтканнан соң, икенче тапкыр бармый калу мөмкин түгел иде инде, чөнки егетләр безгә ышана, алар безне зарыгып көтеп тора башладылар. Штурмовикларга, алардан тыш тагын өч подразделениегә ярдәм күрсәтәбез. Гуманитар йөкне җыюда штаблар, актив кешеләр ярдәмгә килә. «Ассоль», «Мегасети», «Пчелки» штаблары егетләребезгә маскировка челтәрләре үреп тапшыралар. Медикаментлар белән Вероника Аскаровна бик нык ярдәм итә, чиксез рәхмәт инде аңа. Егетләребез өчен медикаментлар беренче урында тора. Барысын да сорыйлар хәрбиләр – кием-салым, техника, җиһаздан башлап машинага кадәр. Шушы дәвер эчендә 2 УАЗ, Нива, «девятка» илтеп кайттык, мавик та юнәтеп тапшырдык, – диде Венера Ларионова. Станислав аның әйткәннәренә өстәп, улы турында сөйләде.
– Иван – штурмовик һәм моның белән барысы да аңлашыла. Алар һәркайда беренче. Авдеевка өчен барган бәрелешләрдә катнашты. Нәкъ менә аларның бригадасы штурм вакытында беренчеләрдән булып хәлиткеч торба юлы аша узды. Бу турыда ишеткәнсездер дип уйлыйм. Әле яраланып Донецкида госпитальдә дә дәваланып алды, бу турыда ул тәфсилләп сөйләгәнне яратмый – кырыс, катгый егет. Бәләкәйдән үк үҗәт характерлы, курыкмас булып үсте. Җаныбыз өзгәләнеп торса да, исәнлек теләп торабыз инде, без аңа бик ышанабыз. Ике арада булган элемтә җепләре генә өзелмәсен. Соңгы вакытларда сәфәребез юллары бераз кыенлашты, ләкин күңелебездәге өмет чаткылары сүрелми, әле менә яңа гына кайтып кердек дисәк тә була, киләсе гуманитарка белән сәфәргә июль-ав-густ айларында чыгарга планлаштырабыз. Венера белән икәү барабыз инде. Искә алырлык вакыйгалар байтак җыелды. Берсен мәңге оныта алмабыз. Шулай бер сәфәребез барышында гуманитарка составындагы УАЗ машинасы кинәт кенә янып китте. Ходай рәхмәте белән янгынны сүндердек, гуманитар йөккә дә зыян килмәде, тик шуннан бирле сәфәргә кайчан кузгалачагыбыз, ничек барачагыбыз турында алдан хәбәр итми башладык. Бу безнең өчен сигнал кебек булды. Саклык беркемгә дә комачаулык китерми, – дип куйды Станислав.
Ларионовлар сәфәргә барган саен алгы сызыктан экспонатлар да алып кайталар. Аларның йортында алар өчен махсус урын да бүлеп куелган.
– 2024 елда без МХО волонтерлары ассоциациясенә кушылдык. Мин үзем әлеге ассоциациянең Татарстан филиалы җитәкчесе дә булып торам. Узган ел Краснодардагы съездда да катнаштык, аннан төрле оешмаларның җитәкчеләренең имзалары куелган истәлекле әләмне дә алып кайттык. Минем шуны гына әйтәсем килә – волонтерлык инде ул хәзер Станислав белән икебезнең тормыш итү рәвеше. Без шуның белән яшибез, шуның белән сулыйбыз, – дип ассызыклады Венера Ларионова.
Игелекле гамәл юлыннан ныклы, төпле адымнар белән алга атлаучы, курку белмәс Ларионовлар гаиләсенә саулык, иминлек теләп калабыз. Сәфәрләрегез һәрчак уң, барган юлларыгыз һәвакыт аяз булсын, волонтерлар.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia