Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Талпан кадалуга бәйле иң күп мөрәҗәгатьләрнең республика рейтингында Әлмәт икенче урынны алды

Әлмәт районы талпан кадалуга шикаятьләр саны буенча икенче урында.

 

Республикада талпан активлыгының эпидемик сезоны дәвам итә, быел мөрәҗәгатьләр узган елдагыга караганда ике тапкырга кимрәк. Шулай да Әлмәт районы талпан кадалуга шикаятьләр саны буенча икенче урында.  Бу- 218 очрак. Бу күрсәткечне Казан гына үтеп китте, анда хастаханәгә биш йөздән артык кеше килгән.  

ТР буенча иң күп талпан кадалулар:

Казан ш. – 502; 

Әлмәт районында-218;
Чаллы ш. – 214;
Түбән Кама районында-141;
Бөгелмә районында-130;
Зеленодольск районында-84;
Алабуга районында-80;
Зәй районында-61;
Нурлат районында – 56.

Республикада беренче очрак Биектау районында 25 мартта теркәлгән. Бүгенге көндә Татарстан медицина оешмаларына ике меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда  кимрәк.

Талпан кадалу буенча мөрәҗәгатьләр саны:
2025 елда-3948 кеше;
2026 елда - 2029 кеше (шуларның 457се балалар).

Талпан инфекциясе йоктыру очраклары теркәлмәгән. Бу бөҗәкләр уртача күләгәле һәм дымлы яфраклы һәм куе үләнле  катнаш урманнарны яраталар. Хәзер аларны шәһәр читендәге туристлык урыннарында  очрату куркынычы зуррак. Әлмәт паркларында һәм скверларында акарицид эшкәртү үткәрелде һәм кабат тикшерү шәһәрдә талпан булмавын күрсәтте.

"Шәһәрдәге һәм Түбән Мактамадагы мәйдан кимерүчеләргә каршы эшкәртелгән. Талпаннарга каршы эшкәртү, һава торышына карап, 1 июньнән 5 июньгә кадәр планлаштырылган», - дип сөйләде «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге»федераль бюджет учреждениесенең Әлмәт филиалында эпидемиология бүлеге мөдире Марина Антонова.


Әгәр бөҗәк кадалса,  аны мөстәкыйль рәвештә чыгарырга тырышмаска, ә медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса