Әлмәт районы башлыгының бәйрәм котлавы
Кадерле Әлмәт районы халкы һәм кунаклар! Хөрмәтле мөселманнар!
Сезне ислам мәдәниятендәге иң мөһим һәм олыланган бәйрәмнәрнең берсе — Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлавымны кабул итегез!
Бу изге бәйрәм тирән әхлакый мәгънәгә ия, ул шәфкатьлелеккә, гаделлеккә, әйләнә-тирәдәгеләргә һәм якыннарыбызга карата сакчыл мөнәсәбәткә чакыра.
Корбан бәйрәме — күпмилләтле халкыбызның рухи мирасының аерылгысыз өлеше. Әлмәт районының мөселман өммәте үсешкә лаеклы өлеш кертә, тату күршелек һәм үзара хөрмәт традицияләрен ныгытуга, мөһим мәдәни һәм мәгърифәтчелек проектларын тормышка ашыруга булышлык итә.
Бу бәйрәм һәр өйгә шатлык, бердәмлек, тынычлык һәм иминлек алып килсен!
Барыгызга да сәламәтлек, иман байлыгы, тыныч тормыш телим. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Гүзәл Хәбетдинова,
Әлмәт муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia