Әлмәт районында полигон яна
Әлмәт районындагы янгын видеолары интернетта пәйда булды. Кулланучылар еракта урман массивы артында яна дип фаразлый.
Әлмәт районында полигон яна
Әлмәт районындагы янгын видеолары интернетта пәйда булды. Кулланучылар еракта урман массивы артында яна дип фаразлый.
«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын Әлмәт районының Колшәрип станциясе янындагы эксплуатацияләнә торган каты көнкүреш калдыклары полигонында чыккан. Ут таралу куркынычы юк, яну чүп-чар катламында.
"Каты көнкүреш калдыкларының черүен бетерү өчен кислород керүне туктатырга кирәк, ягъни өстенә инерт материал катламы коелырга тиеш. Туфрак салу өчен барлык кирәкле техника файдаланыла. Вәзгыять район җитәкчелеге контролендә тора", - диләр ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia