Мәктәп музее - тәрбия учагы
Кеше кайда гына булмасын, ул һәрвакыт әти-әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле хатирәләрен яңарта
Мәмәтлеләр бу яктан да уңган булып чыктылар - үз авылларының тарихын, аның данлыклы шәхесләрен мәктәп бусагасыннан ук танып беләләр алар.
Мәктәптә туган якны өйрәнү музее эшли. Музей җитәкчесе Шәрига Минсалих кызы Галләметдинова билгеләп узганча, ул 1986 елда оештырылган булган. Махсус бүлеп бирелгән кабинетта бүгенге көндә 600дән артык экспонат тупланган. Экспозицияләрнең һәрберсе аерым тематикага багышланган. Биредә авыл тарихына, Бөек Ватан сугышы каһарманнарына, әфганчыларга, МХО геройларына багышланган стендлар бар. Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнашкан шәхес, төзүче Рәшит Саттаровка, галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддингә , медицина фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының атказанган табибы Ирек Сафинга, мәктәп тарихына, көнкүреш тормышка, нумизматикага, кул эшләренә багышланган стендлар аерым урын алып тора.

– Экспонатлар арасында Бөек Ватан сугышыннан кайткан трофейлар да бар. Солдат хатлары, Нигъмәтулла абый Фәсхетдиновның фляжкасы, калагы, немец солдатының кырыну станогы һәм башкалар. МХОда катнашкан егетләребез турында «Әлмәт таңнары» газетасында чыккан мәкаләләрне, солдат альбомнарын да кадерләп саклыйбыз. Яу кырында һәлак булган егетләребез турында истәлекләр туплыйбыз. Гомумән, еллар узган саен фондыбыз тулылана гына бара. Мәктәп музееның төп бурычы – туган якның тарихын, материалларын саклау гына түгел, ә шушы музей предметлары аша үсеп килүче буынны шәхесләр итеп үстерү. Музей бит ул укучыларда патриотизм рухы тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә, – дип ассызыклады Шәрига Минсалих кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia