Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Халыкның бердәмлеге Җиңүгә илтә

Махсус хәрби операция дәвам итә – димәк, алгы сызыкта булган якташларыбызга ярдәм бүген дә бик кирәк

Шуңа күрә дә гуманитар йөк әзерләп озатучы штабларда һәм авыл җирлекләрендә эшнең туктап торганы юк. 
МХО зонасы белән ике арада булган элемтә барышында хәрбиләр нәрсәгә мохтаҗлык кичерүләре турында үзләре хәбәр итәләр, волонтерлар исә тиз арада бу турыда халыкка җиткерәләр һәм кирәк-яракларны хәстәрләү эше башланып китә. Хәзер инде бар да җайга салынган, волонтерларның, фидакарьләрнең өлгерлегенә сокланып кына калмыйсың, хәтта шаккатасың.   
Май урталарында Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына 20 тонна гуманитар йөк җыелган иде. Ярдәмне Запорожье һәм Херсон өлкәләренә һәм госпитальләргә илтеп тапшырдылар. Гуманитар ярдәм җыюда шәһәрнең волонтерлар командасы, предприятиеләр, оешмалар, уку һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, авыл җирлекләре актив катнашкан. Фура «Үзебезнекеләр өчен», «Ышанычлы тыл» һәм «Җиңүгә кадәр бергә» штабларының уртак көче белән тутырылган иде.
Гумконвой составына азык-төлек, медикаментлар, техника, генераторлар, элемтә көчәйткечләре, радиостанцияләр һәм шәхси посылкалар керде. Волонтерлар әйтүенчә, солдатлар җәйге чорда дымлы сөлгеләр, тастымаллар, чәй, кофе, озак саклана торган тәм-томнар, консервлар һәм печеньелар сорыйлар. Шуңа күрә дә, кемнең мөмкинлеге бар, әлеге әйберләрне штабка үзләре китерә, яки акчалата ярдәм күрсәтә алалар. 
Бүгенге көндә авылларда да эшнең кызган чагы – Тайсуган авылы фидакарьләре чираттагы гуманитар йөкне әзерләгәннәр - тартмаларга азык-төлек, эш кораллары, газ баллоннары тутырып куйганнар. Чупай, Кичүчат, Мәмәт, Сөләй, Иске Михайловка, Югары Мактама торак пунктларында, Түбән Мактама, Яшьләр бистәләрендә һәм күп кенә башка авылларда да эш оешкан төстә бара. Кагыйдә буларак, авыл кешеләре мәдәният йортларына җыела. 
Бу уңайдан шуны да билгеләп узарга кирәк, авылларда МХО каһарманнарына багышланган стелалар ачу да үзенә күрә бер тарихи һәм зур әһәмияткә ия булган истәлекле вакыйга.  Мисал өчен Мәмәт авыл җирлегендә ул 11 май көнне булып узды. 
– Бу безнең бердәмлегебез нәтиҗәсе. Дүртенче ел инде Мәмәт мәдәният йортында «Ватан, батырлык, дан турында» хәрби-патриотик җыр фестивале уза. Ә икенче ел рәттән аның кысаларында «Җиңүгә бергә» хәйрия концерты уздырабыз. Узган ел барлык җыелган акчалар сугышчыларга исемле посылкалар әзерләүгә киткән булса, быел исә халык бертавыштан бу акчалар хәтер стеласын ачуга юнәлдереләчәк дигән карарга килде. Шәхсән үз исемемнән Мәмәт авылында яшәүчеләргә чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Ярдәмегез, читтә калмаганыгыз һәм үз өлешегезне керткәнегез өчен рәхмәт, – диде Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Хәния Бәдгетдинова. 

Әйе, халык бердәм булганда, бик күп эшләр күмәк башкарыла, ә күмәк хезмәтнең нәтиҗәсе сыйфатлы һәм бәрәкәтле була. Авыл кешеләренең игелекле гамәлләре алгы сызыктагы егетләребезгә илебез иминлеген саклауда куәт бирә. Бу көч үзе белән Җиңүне дә алып килер дип ышанып каласы килә. Күңелләрегез һәрвакыт шундый ачык, кулларыгыз сызлаусыз булсын, хөрмәтле фидакарьләр.
 
Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса