Күңелле һәм куркынычсыз булсын
Укулар тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Тиздән балаларның иң көтеп алган чоры - җәйге каникуллар башланып китәчәк.
Меңләгән бала ял һәм сәла-мәтләндерү лагерьларына юл алачак. Елдагыча МХО зонасындагы хәрбиләрнең балалары өчен ял оештыруга аеруча зур игътибар биреләчәк.

2026 елдагы ял – ул каникуллар гына түгел, ә зур белем бирү стратегиясе. Агымдагы ел Россия халыкларының бердәмлеге елы һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителгәнлектән, барлык лагерьларның программалары шушы кыйммәтләр тирәсендә төзеләчәк. Сезонның төп акцентлары-тарихка хөрмәт уяту белән патриотик тәрбия бирү, it, спорт һәм сәнгать өлкәсендә һөнәри күнекмәләрне үстерү.

Әлмәт балаларының җәйге каникуллары быел чыннан да файдалы һәм кызыклы булырга ошаган. Узган елны җәйге каникуллар чорында 6955 бала төрле урыннарда рәхәтләнеп ял итеп кайткан иде.
Районыбызның яшьләр һәм яшүсмерләр эшләре буенча идарәсенең рәсми сайтында урнаштырылган документлардан күренгәнчә, балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча муниципаль программа кысаларында быел Әлмәт җирлегендә 7010 кеше ял итә алачак. Бу юнәлешне тәэмин итүдә 51505,39 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү күздә тотыла, шуның 44719,40 мең сумы республика бюджетыннан, 451,70 мең сумы җирле бюджеттан каралган. 6 334,29 мең сумы исә бюджеттан тыш чыганаклар дип билгеләнгән.

Шәһәрдән читтәге лагерь-ларның профильле сменалары шулай ук балаларны кабул итәргә әзерләнә. Район территориясендә, елдагыча, нефть компаниясе лагерьлары да үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк.
Мәгариф идарәсе июнь башыннан мәктәп яны лагерлары эшли башлаячагы турында да хәбәр итте. Аларда 2400ләп укучы ял итәчәк. 1000ләп бала өчен хезмәт һәм ял лагерен оештыру да планлаштырылган. Мәктәп яны лагерьларына иң беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балалар җәлеп ителәчәк.
Гомумән алганда, Әлмәт җирлегендә 45 543 бала яши,
6 яшькә кадәргеләр – 20 865 кешене, 7 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр –
24 678 кешене тәшкил итә. Аларның һәрберсе өчен өлкәннәр зур җаваплылыкта.
Ял итү һәрвакыт рәхәт һәм күңелле, ләкин иң мөһиме – әлеге яллар һәм күңел ачулар куркынычсыз узсыннар, балалар исән-сау гына була күрсеннәр дигән теләктә калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Фото: нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia