Матбугат көне. Хакыйкать сакчылары: кичә һәм бүген
19 май – Татарстан матбугаты көне. Бу көн – җәмгыятьнең көзгесе, халыкның теле һәм тарихның елъязмачылары булган хезмәт ияләренең һөнәри бәйрәме.
Әлмәтлеләр өчен бу дата аеруча якын, чөнки шәһәребезнең һәм районыбызның сулышын дистәләрчә еллар буена нәкъ менә җирле татар матбугаты – «Әлмәт таңнары» газетасы саклап килә.
«Хезмәт байрагы»ннан башланган тарих

Бүгенге заманча, сыналган һәм укучысы яраткан «Әлмәт таңнары» газетасының тамырлары тирәндә. Моннан 36 ел элек ул легендар мөстәкыйль басма буларак «Хезмәт байрагы» газетасыннан үсеп чыкты. Газетаның беренче адымнарын ясарга, аның йөзен һәм кыйбласын билгеләргә беренче мөхәррир Әсгать ага Салахов зур өлеш кертте. Ул салган ныклы нигез һәм иҗади традицияләр бүген дә газетаның һәр санында яши.
Рольләр үзгәрә, максат кала
Элек газета бердәнбер мәгълүмат чыганагы булса, бүген тизлек дөньясында ул ышанычлылык ноктасына әйләнде. Фейк хәбәрләр ташкынында «Әлмәт таңнары» – дөреслекнең, төгәллекнең һәм зыялылыкның соңгы каласы.
Бүгенге «Әлмәт таңнары» – ул бит басма гына түгел. Ул – сайт та, телеграм-канал да, социаль челтәрләрдәге мәйданчык та. Әмма медиа дөньясы ничек кенә үзгәрмәсен, төп максат – татар теленең сафлыгын һәм милли кыйммәтләрне саклау булып кала.
Ветераннар — безнең рухи терәгебез

«Әлмәт таңнары» бүген дә үзенең үткәнен онытмый, тарихны язучы ветераннарын һәрчак зурлап яши. Алар белән элемтә бер көнгә дә өзелми. Матбугат көне уңаеннан да редакция коллективы күркәм традицияне дәвам итте: без элеккеге хезмәткәрләребезнең өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән котладык. Кадерле ветераннарыбызның күзендәге шатлык очкыннары һәм рәхмәт сүзләре – безнең өчен иң зур бәя. Бу буыннар бәйләнеше каләмдәш дусларыбызга яңа орынышлар өчен рухи көч бирә.
Милләт яшәеше — укучы кулында
Татар матбугатының яшәеше һәм киләчәге бүген турыдан-туры татар укучысына бәйле. Газетаның укучысы булганда гына тел яши, милләт яши. Әгәр без үз ана телебездә укымыйбыз, язмыйбыз икән, матбугатның да, тарихыбызның да киләчәге куркыныч астында калачак. Намуслы хезмәтебезне бәяләүче, безнең белән бер дулкында булган укучыларыбыз – безнең иң зур байлыгыбыз.
Нәкъ менә хәзер газетабызга алдагы чорга язылу кампаниясе баруын искәртеп үтәбез. «Әлмәт таңнары»н үз йортыгызга алдыру – ул бары тик яңалыклар белү генә түгел, ә татар телен саклауга соңгы дәрәҗәдә керткән шәхси өлешегез.

Бәйрәм уңаеннан барлык матбугат хезмәткәрләренә, өлкән буын ветераннарыбызга һәм тугры дусларыбызга – укучыларыбызга ныклы сәламәтлек һәм иҗади бердәмлек телибез. Матбугатыбызның сүзе гел үткен, абруе югары булсын!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia