Әлмәтлеләргә эшкә велосипедта барырга тәкъдим итәләр
Урамнарда «энергетика нокталары» эшләячәк.
Әлмәт "Эшкә велосипедта" акциясенә кушылачак
Урамнарда "энергетика нокталары" эшләячәк.
Әлмәттә 22 майда «Эшкә велосипедта» бөтенроссия акциясе узачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халыкка машиналардан һәм автобуслардан баш тартырга һәм эшкә велосипедта барырга тәкъдим итәләр. Бу бөтенроссия акциясенең бер өлеше, ул сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә һәм велосипедны популярлаштыра.
7:00 - 8:00 сәгатьләрдә урамнарда "энергетика нокталары" эшләячәк. Анда беренче катнашучылар шәһәр гипермаркетларының берсеннән бүләкләр алачак. Бүләкләр күп түгел, шуңа күрә иртәрәк килү яхшырак, ди оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia