Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә пляжны су коену сезонына әзерлиләр

Татарстанда рәсми су коену сезоны 1 июньдә башлана.

Әлмәттә пляжны су коену сезонына әзерлиләр
 
Әлмәт шәһәр пляжын су коену сезонын ачуга әзерлиләр. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшчеләр территорияне җыештыралар, чишенү бүлмәләрен ремонтлыйлар һәм эчә торган фонтаннарны яңарталар. Шулай ук эскәмияләрне һәм төзекләндерүнең башка элементларын тәртипкә китерәләр. Су коену тыелган урыннарда яңа кисәтү билгеләре куела.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда рәсми су коену сезоны 1 июньдә башлана. Бу вакытка шәһәрдә ял уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен барлык эшләрне төгәллиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса