Әлмәттә җәяүлеләр билгеләрен яңарту дәвам итә
Әлмәттә юл билгеләрен яңарталар. Яңа, ачык юл билгеләре Ленин урамында барлыкка килде инде.
🚧 Әлмәттә җәяүлеләр билгеләрен яңарту дәвам итә
Әлмәтнең автомобиль юллары идарәсе эшчеләре шәһәр урамнарына яңа юл билгеләре ясауны дәвам итәләр. Ачык һәм сизелерлек җәяүлеләр кичүләре машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен хәрәкәтне куркынычсызрак итәргә ярдәм итә.
Ленин урамындагы билгене яңартканнар инде. Эшләр Совет урамында алып барыла. Әкренләп яңарту Әлмәтнең башка урамнарын да колачлаячак.
Машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда игътибарлы булуларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia