Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

МАКС мессенджерында «Әлмәт транспорты» боты барлыкка килде

Әлмәтлеләр өчен транспортны реаль вакытта күзәтү өчен ботлар булдырдылар.

МАКС мессенджерында "Әлмәт транспорты" боты барлыкка килде

Әлмәтлеләр өчен транспортны реаль вакытта күзәтү өчен ботлар булдырдылар. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер, автобус яки троллейбусның кайда булганын белү өчен, Макс мессенджерын ачу да җитә. Бот геолокация яки адрес буенча якындагы тукталышларны үзе табачак һәм ничә минуттан транспорт киләчәген күрсәтәчәк.

Менюда карта бар, анда шәһәрдәге барлык автобус һәм троллейбусларның хәрәкәте күренә. Конкрет маршрут яки тукталышны сайларга мөмкин. Ул чагында картада кирәкле маршрут кына калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса