Юл төзүчеләр Әлмәт районында «Кузай-Норлат-Ерак Ивановка» трассасын яңарталар
Барлыгы 4 километр юл яңартылачак.
Юл төзүчеләр Әлмәт районында "Кузай-Норлат- Ерак Ивановка" трассасын яңарталар
Барлыгы 4 километр юл яңартылачак.
Әлмәт районында юлның икенче мөһим участогын ремонтлый башладылар. «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Юл төзүчеләр «Кузай — Норлат — Ерак Ивановка» трассасын ремонтлыйлар. Эшчеләр асфальтның аскы катламын салалар инде. Барлыгы 4 километр юл яңартылачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел районда берьюлы берничә юлга капиталь ремонт ясала. Хәзер "Әлмәт-Мөслим" участогында ремонт эшләре төгәлләнгән диярлек. Анда юл кырыйларын ныгыталар һәм билгеләр ясыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia