Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Җиңү даны - мәңгелек

Илебездә 9 Майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юк. Бу – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне

Бу көнне без совет солдатларына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына тирән хөрмәтебезне җиткерәбез һәм алар алдында баш иябез.


Әлмәт җирлегендә Җиңү көне уңаеннан оештырылган чаралар быел техника парадыннан башка узса да, бәйрәм әлмәтлеләрнең һәм килгән кунакларның күңеленә тирән үтеп керде. Сугыш ветераннары гвардиясе рәтләренең елдан-ел сирәгәя баруы, кайчандыр трибуналарның алгы рәтләрен тутырып, орден-медальләрен балкытып утыручы каһарманнарыбыз саны кимүе генә тантанага моңсулык хисләре өстәде. 
Бәйрәм иртәнге якта «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына чәчәкләр салу белән башланып китте.

Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшеп, яу кырларында ятып калганнарны хөрмәт белән искә алырга Әлмәт җирлеге һәм нефть компаниясе  җитәкчелеге, предприятие һәм оешма вәкилләре, студентлар, мәктәп укучылары килгән иде. 
Бәйрәмнең төп вакыйгасы - тантаналы парад калабызның үзәге булган Ленин мәй-данында узды. Биредә алдан ук трибуналар һәм сәхнә урнаштырылып, әлмәтлеләргә һәм шәһәребез кунакларына бәйрәм вакыйгаларын иркенләп туры эфирда карау өчен зур экран да көйләп куелган иде. 
Тантанада Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әглиуллин да катнашты. Ул ТР Раисенең котлауларын ирештерде. Хәрби комиссар Ратмир Галиуллин РФ Оборона министрының приказын укыганнан соң парад башланып китте. 
Мәйданга беренче булып Җиңү байрагын, Россия һәм Татарстан дәүләт әләмнәрен күтәргән почетлы каравыл ротасы килеп керде. Алга таба укучылар, студентлар, хәрбиләр колонналары узды. Яшьләр белән бер сафта Әфганстандагы һәм Төньяк Кавказдагы конфликтлар ветераннары, «Ватанны саклаучылар» фонды хезмәткәрләре белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук запастагы офицерлар һәм төрле гаскәрләр вәкилләре атлады. Халык каһарманнарны көчле алкышларга күмде. 


Сугыш чорын чагылдырган җырлы-биюле күренешләр алдагы рәтләрдә утырган өлкән буын вәкилләренең күңелендә аеруча тирән тәэсир калдырды, ветераннарның күзләре яшь белән тулды.
9 Майга багышланган парад тәмамланганнан соң халык татар дәүләт драма театры янәшәсендә урнашкан мәйданчыкка агыла багышлады. Биредә «Герой көннәре» интерактив экспозициясе, махсус хәрби операциядә катнашучылар турында күргәзмә урнаштырылган иде. Шушында ук тематик мастер-класслар һәм «фронт концерты» балалар иҗаты фестивале узды. Муса Җәлил һәйкәле янында музыка мәктәпләре көче белән концерт үтте, Ленин урамында сәнгать мәктәпләре мастер-класслар күрсәтте. Биредә туган якны өйрәнү музееның һәм районның башка музейларының фотозоналары, «Каракүз» скверында нефть компаниясе хәйрия фонды көче белән концерт мәйданчыгы, ретро-техника күргәзмәсе һәм кыр кухнясы эшләп торды.  


9 Май чаралары кысасында бик эчтәлекле концерт программасы да әзерләнгән иде. Әлмәтлеләр «Бәр-мәнчек» керәшен фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең, «Камертон» кавер-төркеменең һәм татар эстрадасының популяр артисты Әнвәр Нургалиевның чыгышларын аеруча җылы кабул иттеләр. Халык аларга кушы-лып җырлады, биеде. 
Җиңү бәйрәме ча-ралары һәркемдә тирән тойгылар калдырды, шул ук вакытта гомуми бурычның Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне саклап калу, ата-бабаларыбызның каһарманлыгы турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшыру икәнен кабаттан искәртте.

Бары тик шушы кадерле хәтерне саклап кына без халкыбызның бердәмлеген һәм патриотик рухын ныгыта алачакбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса