Быел Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча 24 ишегалды төзекләндерелә
Әлмәттә «Безнең ишегалды»программасын гамәлгә ашыру актив темплар белән дәвам итә.
Быел Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча 24 ишегалды төзекләндереләчәк
Әлмәттә «Безнең ишегалды»программасын гамәлгә ашыру актив темплар белән дәвам итә. Хәзер эшләр Шевченко урамындагы 166 нчы йорт ишегалдында кайный. Монда иске конструкцияләрне сүткәннәр һәм асфальт өчен нигез әзерләгәннәр инде.
Бүгенге көнгә киң колачлы яңарту районның җиде ишегалды территориясенә кагылды.
Программа кысаларында асфальт салу, балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, яктырту, контейнер мәйданчыкларын әзерләү һәм кече архитектура формаларын монтажлау каралган.
2026 елда Әлмәт районында "Безнең ишегалды" программасы буенча барлыгы 24 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан 486 миллион сумнан артык акча җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia