Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына 20 тонна ярдәм җибәрделәр

Посылкаларга иң кирәк әйберләр кергән.

👍 👀 Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына 20 тонна ярдәм җибәрделәр

Посылкаларга азык-төлек, медикаментлар, техника, генераторлар, элемтә көчәйткечләре, радиостанцияләр һәм сугышчыларга Җиңү көненә бүләкләр кергән. Волонтерлар әйтүенчә, хәзер иң кирәкле әйберләр арасында дымлы сөлгеләр, тастымаллар, чәй, кофе, озак саклана торган тәм-томнар, консервлар һәм печенье бар.

"Гуманитар ярдәм җыюда өч штаб, шәһәрнең волонтерлар командасы, предприятиеләр, оешмалар, уку һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, авыл җирлекләре катнаша. Без аларга зур рәхмәт белдерәбез«, - дип сөйләде "Үзебезнекеләр өчен" штаб җитәкчесе Мәдинә Варфоломеева.

Соңгы йөкләнеш ноктасы «Ышанычлы тыл» штабы булды. Анда бу инде 15 нче зур йөк дип хәбәр иттеләр. Ярдәмне Запорожье һәм Херсон өлкәләренә һәм госпитальләргә җибәрәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса