Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында яшәүчеләргә коры үлән яндырган өчен штраф салынды

Әлмәт районында коры үлән яндырган өчен ике җирле кешене административ җаваплылыкка тартканнар.

Әлмәт районында яшәүчеләргә коры үлән яндырган өчен штраф салынды

Әлмәт районында коры үлән яндырган өчен ике җирле кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Яңа Кәшер авылында һәм Түбән Мактама бистәсендә хокук бозулар ачыкланган.
Штрафлар янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда РФ КоАП 20.4 маддәсенең 2 өлеше буенча билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда янгынга каршы махсус режим 2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр гамәлдә. Бу вакытта учак ягу һәм чүп-чар яндыру тыела, шул исәптән мичкәләрдә дә. Таләпләрне бозган өчен 20 мең сумга кадәр штраф каралган. Ботакларны һәм коры яфракларны кишәрлекләрдә режим тәмамланганчы куркынычсыз урында сакларга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса