Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ак әбиләр саклап яши сугыш чоры хатирәсен

Әтинең үлгәнлеге турында өч тапкыр хәбәр алсак та, бәхетебезгә, ул исән булып чыкты

Авыллар Җиңү бәйрәмен каршы алырга әзерләнгән көннәрдә без Кама-Исмәгыйльдә ветераннар белән очрашып кайттык. 
Бүгенге көндә авылда ике тыл хезмәтчәне, 31 сугыш чоры баласы гомер кичерә икән. Бу турыда безгә авыл җирлеге каршында эшләп килүче ветераннар советының алыштыргысыз рәисе Сәвия ханым Сәлимгәрәева хәбәр итте. Сәвия ханым белән берлектә сугыш чоры баласы Сания Мөхтәр кызы Хәмидуллина һәм тыл хезмәтчәне Мәүҗүдә Әхмәтсафа кызы Мөхәммәтрәхимова белән очрашып, сөйләшеп утырдык. Сания һәм Мәүҗүдә апалар – күршеләр, якын дуслар. Икесе дә сугыш чорының ачысын-төчесен татыган шәхесләр. Аларның һәрберсенең үз тормышы, үз язмышы…

Әтисе сугышка киткәндә Сания апага ике яшь дүрт ай гына булган. 25 яшьлек әнисе берсеннән-берсе бәләкәй өч бала белән йортта ялгызы утырып калган.  
– Әниебезгә әби-бабай, ту-ганнар ярдәмгә килмәгән булса,  берүзе нишләгән булыр иде микән ул, белмим. Аларның тырышлыгы белән исән-имин үстек. Аллага шөкер, бүгенге матур тормышка куанып, авыл халкының хөрмәтенә төренеп яшим. Туган көнем - 8 март, төп-төгәл 87 яшемне тутырдым. Кама-Исмәгыйльдә туып, бар гомерем туган авылымда узуы белән бәхетле мин. 14 ел клубта,  4 ел пекарняда, аннан кибеттә эшләдем. Аннан АТК га диспетчер булып эшкә кердем һәм шуннан пенсиягә чыктым. Сугыш чоры елларында мин кечкенә булсам да, әнигә әтидән хат килгәнен, өчебезнең шул хатка кулларыбызны җәеп куеп, тирәсеннән каләм белән сызып, төшереп җибәргәнебезне бик яхшы хәтерлим. Ул вакытта аның кәгазе дә дефицит булган бит инде. Әтинең үлгәнлеге турында өч тапкыр хәбәр алсак та, бәхетебезгә, ул исән булып чыкты. "Шушы кул-ларыгызның җылысы коткарды мине", – диде ул безгә. Фронтта ул кулларыбызны төшереп җибәргән хатны гел йөрәге тирәсендә йөрткән икән.  Ходай сакласын, сугыш чорының михнәтен яшь буынга күрергә язмасын.  Бүген инде мин берүзем яшим, 47 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәшем Мияссәр вакытсыз гүр иясе булды. Үзем 25 еллап авылда абыстайлык эшен алып барам. Иң яраткан шөгылем – Коръән уку. Намазын укыйбыз, уразаларын тотабыз. Аллага шөкер, көннәребез матур уза, башкаларга да шуны телим, – дип изге теләкләрен юллады Сания апа.
95 яшен тутырган Мәүҗүдә апа тумышы белән Габдрахман авылыннан булып чыкты. 

-  Без гаиләдә биш кыз үстек, мин-олысы. Әти сугышка 1941 елны китте, ә инде 1943 елны Суслонгерда бума чире белән авырганнан соң, аны кире кайтардылар. Аны әни бик нык карады. Сугыш чорында әниләр гел колхоз эшендә булдылар, без дә аларга ияреп, басуга эшкә йөрдек. Эчерек бәрәңге ташыдык, эскерт төбеннән икмәк җыйдык, аларны алып кайтып, киптереп, яргычларда ярма итеп ясап ашый идек. Мин әле кечкенә апайларымны да караштым. Сигезенче класска кадәр Габдрахман мәктәбендә укыдым, аннан соң әле әбине караштым, колхозда эшләдем. 1952 елны Кама-Исмәгыйль авылына килен булып төштем. Биредә колхозда эшләдем. Иптәшем бораулаучы булганлыктан, Кәләйдә, Бигәштә торырга туры килде. Әлмәттә төзелеш конторасында да хезмәт куйдым. Котлованнар, электр баганаларын утыртырга чокырлар да казыдык. Кирпеч заводында, аннан соң инде пенсиягә чыкканчы таш карьерда эшләдем. Иптәшем 2012 елны вафат булды. Ялгыз калдым. Бүгенге көндә мин улым тәрбиясендә гомер кичерәм. Аллага шөкер, авыл җирлеге җитәкчелеге, ветераннар советы хәлләребезне белешеп, ярдәмләшеп торалар. Тормышлар тук, рәхәт, бәрәкәтле, – дип истәлекләре белән уртаклашты Мәүҗүдә апа.

Җиңү көне уңаеннан Кама-Исмәгыйль авылының барлык өлкән кешеләрен бәйрәм белән котлыйбыз, барысына да исәнлек-саулык телибез. Тормышларыгыз имин булсын, бәйрәмнәрегез күңелле узсын, кадерле ветераннар.  

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса