Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

2025 елда 1542 әлмәтле эшкә урнаштырылган

Агымдагы атнада башкарма комитетта узган дүшәмбе киңәшмәсендә җирле халыкны эш белән тәэмин итүгә кагылышлы чаралар, аларның төрләре һәм башкалар турында сүз алып барылды.

 

 Мәшгульлек үзәгенең төп бурычы – гражданнарга һөнәренә туры килгән эш сайлауда һәм эшкә урнашуда, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр эзләүдә ярдәм күрсәтү

 

Агымдагы атнада башкарма комитетта узган дүшәмбе киңәшмәсендә җирле халыкны эш белән тәэмин итүгә кагылышлы чаралар, аларның төрләре һәм башкалар турында сүз алып барылды.

Киңәшмәдә катнашучылар «Россия эше» кадрлар үзәгенең 2025 елгы эш нәтиҗәләре һәм җирле хезмәт базарындагы вәзгыять турында да фикер алыштылар. Мәшгульлек үзәге начальнигы Роберт Ганиев предприятиеләрнең кадрлар белән тәэмин ителеше турында җентекләп сөйләде.

 

Җитәкче билгеләп узганча, статистика җитди дисбаланс күрсәткән: предприятиеләр 4168 вакансия белдергән булсалар, шуларның 74% - эшче һөнәрләре, ә эш эзләп 1964 кеше генә мөрәҗәгать иткән һәм шуларның 1542се эшкә урнаштырылган.

Бүгенге көндә район оешма-предприятиеләренә машина йөртүчеләр, каравылчылар, ишегалды себерүчеләр, бораулаучылар, табиблар, шәфкать туташлары, педагоглар һәм хокук саклау хезмәткәрләре җитми. Әлеге проблема, һичшиксез, хәзерге вакытта актуаль булуын дәвам итә.

Киләчәктә кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү өчен Хезмәт министрлыгы мәктәп укучылары һәм студентлар өчен карьера маршрутлаштыру инструментын гамәлгә кертте.

– Яшьләргә дөрес юнәлеш күрсәтү, тиешле мәгълүмат җиткерү – мөһим бурыч булып тора. 2025 елдан укучыларны вакытлыча эш белән тәэмин итүгә 50 килешү төзелде. Тәҗрибә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: узган ел 861 яшүсмер эшкә урнаштырылды, шуларның 421е район акчасына бюджет өлкәсендә эшләде, – дип ассызыклады Роберт Ирек улы.

Мәшгульлек хезмәте физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар категориясенә аерым игътибар бирә. Үзәк инвалидлыгы булган гражданнар белән эшләүдә йөз процент нәтиҗәлелек күрсәткән: барлык 57 кеше дә уңышлы гына эшкә урнаштырылган. Бу уңайдан район башлыгы Гүзәл Хәбет-динова бизнес вәкилләре белән дә аңлату эшен көчәй-тергә  кирәклегенә басым ясады, чөнки предприятиеләр мондый хезмәт ияләрен яллаган өчен дәүләт субсидияләре белән тәэмин ителүләре турында да белергә тиешләр.

– Шулай ук без эшләүчеләргә, үз эшчәнлегенең төрен үзгәртергә, яңадан уку юлы белән башка һөнәр үзләштерергә теләүчеләргә дә ярдәм итәбез. Бу уңайдан барлык мәгълүматны безнең үзәктә алырга була, бу турыда эш бирүчеләр үзләре дә хәбәрдар, – дип басым ясады Роберт Ганиев.

 

МХО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мөһим өстенлек булып кала бирә. Аларга ярдәм «бердәм тәрәзә» принцибы буенча күрсәтелә. Бу юнәлештәге вәзгыятьне белгечләр профильле учреждениеләр белән берлектә контрольдә тоталар, сугышчыларга адреслы якын килеп, каһарманнарыбызга тыныч хезмәткә җайлашу кыенлыкларын җиңәргә ярдәм итәләр.

Махсус хәрби операциядән кайткан сугышчыларга Әлмәт мәшгульлек үзәге яңа һөнәрләрне ике атна эчендә үзләштерергә тәкъдим итә. Монда үз белгечлегең буенча эшкә урнашырга яки үз эшеңне ачарга мөмкин. Үзәк вакансияләр турында тулы мәгълүмат һәм хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.

Тиздән җәйге каникуллар чоры башланып китүен исәптә тотсак, яшүсмерләрнең җәйге мәшгульлеге мәсьәләсе аерым контрольгә алыначак. Бу исә балаларны Әлмәт предприятиеләре белән таныштыру өчен дә реаль мөмкинлек булып тора.

Балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру һөнәри юнәлеш бирүне, эшкә урнашуны гадиләштерүне, вакытлыча эшкә урнашуны, укымый торган һәм эшләми торган яшүсмерләргә ярдәм итүне үз эченә ала.  Эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче яшьләрнең аерым категорияләрен эшкә җәлеп итү адреслы эшкә урнашуны, хезмәт базарында конкурентлык сәләтен арттыруны, һөнәри белем бирүне һәм өстәмә белем бирүне дә күздә тота. Моннан тыш «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформада максатчан укыту да каралган.

 

Уртак эштә һәрчак бердәмлек сорала. Шуңа күрә дә яшьләр өчен эш урыннарын оештыруга бизнес предприятиеләре һәм профильле идарәләр кушылуы да зарур, чөнки үсеп килүче буынга әхлак һәм хезмәт тәрбиясе бирү - җәмгыятьнең мөһим бурычы. Без бала җәмгыятькә файдалы кеше, квалификацияле белгеч булсын өчен көрәшергә тиеш.

 

Фото: Нейрочелтәр

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса