Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинованың Җиңү көне белән котлавы

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле Әлмәт районы халкы!

Сезне Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!
  9 Май — һәрберебез өчен изге бәйрәм. Ул — тантана һәм гаделлек, халкыбызның какшамас ихтыяр көче һәм рух ныклыгы символы.
    Бүген без бабаларыбызның каһарманлыгы алдында баш иябез. Аларның сугыш кырларындагы тиңсез батырлыгы һәм тылдагы фидакарьлеге безгә яшәү хокукы һәм ирекле киләчәк бүләк итте.
    Дистә еллар узгач, хәрбиләребез кабат чын патриотизм үрнәге күрсәтә. Үз бурычларын үтәп һәм Россия мәнфәгатьләрен ныклы саклап, алар җиңүчеләр буыны эшен лаеклы дәвам итәләр.
    Без бөек илебез белән горурланабыз, өлкән һәм хәзерге буын геройларына рәхмәт белдерәбез! Рухи-әхлакый кыйммәтләргә таянып, бергәләп районыбызның, республикабызның һәм илебезнең киләчәген төзибез.
    Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә җылысы һәм игелекләр телим!
    Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!
Гүзәл Хәбетдинова
Әлмәт муниципаль районы башлыгы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса