Әлмәттә Ленин урамын вакытлыча ябалар
Әлмәттә Ленин урамын Җиңү көненә репетицияләр вакытында ябачаклар.
Әлмәттә Ленин урамын вакытлыча ябалар
Әлмәттә Ленин урамын Җиңү көненә репетицияләр вакытында ябачаклар
Әлмәттә Ленин урамында 9 майга әзерләнү сәбәпле транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Заслонов урамыннан Радищев урамына кадәр участокта йөреп булмаячак.
Юлларны ябу расписаниесе:
· 4 һәм 5 майда 13:30 -16:00 сәгатьтә;
· 6 һәм 7 майда 13:00 - 18:00 сәгатьтә.
Шәһәр халкын алдан ук маршрутларын планлаштыруларын сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia