Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Дүрт әлмәтле муниципалитетны федераль конкурста тәкъдим итәчәк

«Кадрлар» милли проекты һәм «Хезмәт кешесе» федераль программасы кысаларында Россиядә һөнәри осталык буенча масштаблы конкурс старт алды.

Дүрт әлмәтле муниципалитетны федераль конкурста тәкъдим итәчәк

«Кадрлар» милли проекты һәм «Хезмәт кешесе» федераль программасы кысаларында Россиядә һөнәри осталык буенча масштаблы конкурс старт алды. Әлмәт шәһәре -ярышларның мөһим мәйданчыкларының берсе. «БПЛА эксплуатациясе буенча белгеч» номинациясендә региональ этап компетенцияләр үзәгендә узачак. Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Район башлыгы ассызыклап үткәнчә, Әлмәт районы үзенең хезмәт династияләре, белгечләрнең югары һөнәри осталыгы һәм буыннар чылбырлыгы белән горурлана.

Конкурс кысаларында дүрт әлмәтле абруйлы ярышта муниципалитетны тәкъдим итәчәк:

🔹 Айдар Хәйруллин — «Токерь» номинациясендә чыгыш ясаячак. Нефть һәм газ чыгару объектларында ремонтлаучы слесарь, 65 нче колледжның чыгарылыш укучысы.
🔹 Артём Ванюков — «Икенче старт» махсус номинациясе катнашучысы. Физик культура колледжының тәрбия эшләре буенча оештыручысы, киләчәк чемпионнарның остазы.
🔹 Расих Шарапов — районыбызны «Экскаватор машинисты» номинациясендә тәкъдим итәчәк. 6нчы разрядлы мастер, аның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе яшьләр өчен үрнәк булып тора.
🔹 Сергей Паймухин — «Эретеп ябыштыручы» номинациясендә ярышачак. Уку-җитештерү үзәге белгече, сәнәгатьтәге иң җаваплы һөнәрләрнең берсен тәкъдим итүче.

Җирле осталар өчен «Һөнәр буенча иң яхшы» бөтенроссия конкурсында үз өстенлекләрен раслау мөмкинлеге бар. Гүзәл Хәбетдинова предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, хезмәт коллективлары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, конкурста катнашу өчен үз хезмәткәрләрен тәкъдим итү инициативасын хупларга чакырды. Аның сүзләренчә, ярышта катнашу — бу һөнәри сыйфатларга югары бәя һәм сизелерлек матди ярдәм генә түгел, ә компанияләрнең федераль дәрәҗәдә абруен күтәрү дә.

Һөнәрләрнең тулы исемлеге һәм катнашу шартлары белән сайтта танышырга мөмкин: luchshiy.trudvsem.ru. Гариза бирү өчен сайт: konkurs.trudvsem.ru.

«Конкурсантларыбызга ышаныч, максатчанлык һәм лаеклы җиңүләр телибез!», — ди район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса