Әлмәт районында 14 талпан кадалу очрагын теркәгәннәр
Сезон башланганнан бирле хастаханәләргә бөтен республика буенча 103 кеше мөрәҗәгать иткән.
Әлмәт районында 14 талпан кадалуын теркәгәннәр
Сезон башланганнан бирле хастаханәләргә бөтен республика буенча 103 кеше мөрәҗәгать иткән.
Татарстанда талпаннар активлыгы сезоны башланды, һәм инде беренче кадалулар да бар. Бу хакта ТР Роспотребнадзоры хәбәр итә.
Сезон башланганнан бирле хастаханәләргә 103 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 29ы балалар. Иң ешы Казанда (14 очрак), Әлмәттә (14 очрак), Түбән Камада (10 очрак) һәм Бөгелмәдә (6 очрак). Инфекцияләр йоктыру әлегә теркәлмәгән.
2500 гектар мәйданда парклар һәм җәйге лагерьлар талпаннарга каршы эшкәртә башлаячаклар. Талпан энцефалитыннан 5514 кеше прививка ясаткан инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia