Әлмәт районында асфальт-бетон заводы эшли башлады
Татарстанда барлыгы 35 шундый завод исәпләнә.
Әлмәт районында асфальт-бетон заводы эшли башлады
Татарстанда барлыгы 35 шундый завод исәпләнә.
Әлмәттә һәм Татарстанның башка районнарында кайнар асфальт кулланып, юлларда чокыр-чакырны төзәтү эшләре башланды. Моның өчен республикада 18 асфальт-бетон заводы эшләтеп җибәрелде, шул исәптән Әлмәт районында да. Барлыгы Татарстанда 35 шундый завод бар, һәм аларның барысы да эшкә әзер. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Юлчылар чокырларны асфальт белән төзәтәләр. Катнашма суынмасын өчен, аны махсус җылыткычлы контейнерларда ташыйлар. Яз башыннан инде 67 мең квадрат метрдан артык юл участогы төзекләндерелде. Эшләргә 535 кеше һәм 245 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Төзәтү эшләре региональ юлларны тоту һәм карап тору өчен бүленгән акчалар хисабына алып барыла. Төп максат — барлык ремонт эшләрен тәмамлау һәм май ахырына кадәр юл билгеләрен ясап бетерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia